Татарстанлылар ТР Конституциясен белү буенча бәйгедә актив катнаша

2022 елның 11 октябре, сишәмбе, 09:00

6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 30 ел тула. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы халкын хокукый агарту буенча комплекслы эш кысаларында, “Татарстан Республикасы гражданлык инициативаларын яклау үзәге” төбәк иҗтимагый фонды тарафыннан “Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы – үзеңне тикшер!” республика конкурсы оештырылды.

Татарстан Республикасы Конституциясенең төп нигезләмәләре буенча онлайн-тест узарга кирәк булган  бәйгедә 4 меңнән артык татарстанлы катнашкан инде.

Тест узу теләге булган һәр кеше constitution30.tatar. проекты сайтында 25 нче октябрьгә кадәр үзен сынап карый ала.  Тест нәтиҗәләре буенча һәр катнашучыга нәтиҗәгә ирешү турында электрон сертификат бирелә.

Иң күп балл җыйган катнашучыларга ТР Дәүләт Советында кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International