Фәрит Мөхәммәтшин Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы Гуйч Гәрәев белән очрашты

2022 елның 11 октябре, сишәмбе, 12:12

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы Гуйч Гәрәев белән очрашты. Парламент җитәкчесе дипломатны үз вазыйфасына керешүе белән котлады, шулай ук Россия-Төрекмәнстан стратегик партнерлыгы кысаларында Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне, шул исәптән парламентара элемтәләрне ныгытуга ышаныч белдерде.

Төрекмәнстан һәрвакыт Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерларының берсе булды. Узган ел товар әйләнеше 77,5 млн. доллар тәшкил иткән. "Безнең сәүдә-икътисадый һәм мәдәни өлкәләрдә ныклы мөнәсәбәтләр урнашты, күп кенә уртак проектлар гамәлгә ашырыла", - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин Генераль консулны сәламләп. Татарстан белән Төрекмәнстанның гуманитар элемтәләре дә көчле. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшәүче 173 милләт вәкилләрен берләштерүче Татарстан халыклары ассамблеясе составында төрекмән милли-мәдәни берләшмәсе актив эшли.

Парламент башлыгы әйтүенчә, хәзерге вакытта Россия-Төркмәнстан диалогы кысаларында парламентара хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алышу бара. Парламентара багланышларны активлаштыру тәкъдиме белән Төрекмәнстанның Халык Маслахаты Милли Генгешы (Парламентның югары палатасы) Гурбангулы Бердымөхәммәдов агымдагы елның маенда Татарстанга визиты барышында мөрәҗәгать иткән булган. Татарстан Дәүләт Советы депутатларына Ашхабадка рәсми чакыру килгән. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән Төрекмәнстан Мәҗлесе арасында хезмәттәшлек турында килешү 10 ел элек имзаланган иде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе республикада яхшы традиция - Казанда аккредитацияләнгән дипломатик вәкиллекләр җитәкчеләрен барлык әһәмиятле чараларга чакыру турында искәртте. "Без хезмәттәшлек өчен ачык", - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин һәм Генераль консулны парламент утырышына чакырды, аның барышында Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасы игълан ителәчәк.

Үз чиратында, Гуйч Гәрәев парламент җитәкчелегенә дустанә мөнәсәбәтләргә һәм ике яклы элемтәләрнең барлык юнәлешләре буенча региональ хезмәттәшлеккә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. "Җайга салынган ныклы элемтәләргә карамастан безнең үзара хезмәттәшлекнең потенциалы зур", - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Генераль консулга нык сәламәтлек һәм яңа вазыйфада уңышлар теләде.

Очрашуда Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International