Бюджет турындагы закон проекты беренче укылышта карауга әзер

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе, 13:38

2023 елга һәм 2024 - 2025 елларның планлы чорына республика бюджеты турындагы закон проекты профильле юнәлешләр буенча парламент комитетларында карау процедурасын узды һәм беренче укылышта кабул итү өчен тәкъдим ителде. Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында закон проекты буенча җыелма бәяләмә кабул ителде, анда Дәүләт Советының барлык комитетларының тәкъдимнәре һәм искәрмәләре исәпкә алынган. Моннан тыш, парламентарийлар 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге гражданнарга шәхси медицина оешмаларын медицина-социаль хезмәтләр күрсәтүгә җәлеп итү буенча сынау проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов катнашты.

Республика бюджеты турындагы закон проекты парламент тыңлауларында каралды, шулай ук республика киңәшмәсендә барлык муниципалитетлар вәкилләре белән фикер алышынды. "Бюджет турындагы закон проектын караганда барлык беренчел процедуралар төгәлләнде, проект тарафыннан бюджет сәясәтенең бюджет баланслылыгы һәм социаль юнәлеш кебек фундаменталь юнәлешләре каралган, барлык салым ташламалары да элеккечә сакланган", - дип билгеләп үтте Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, Татарстанның төп финанс законын киң тикшерүгә нәтиҗә ясап.

Республика икътисады үсешенең фаразланган күрсәткечләре һәм бюджетның төп параметрлары буенча докладлар белән икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

Тулаем региональ продукт 2023 елда 100,8% дәрәҗәсендә фаразлана, 2024 елда - 103,2%, 2025 елда - 102,7%. Предприятиеләрнең планнарын гамәлгә ашыруны исәпкә алып, сәнәгать җитештерүе индексы 2023 елда 100,7% дәрәҗәсендә планлаштырыла, 2024 елда - 103,5%, 2025 елда - 102,4%. Тармак дәүләт программасы буенча 2023 - 2025 елларда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 101,8% дәрәҗәсендә каралган, шул исәптән үсемлекчелектә - 102,2%, терлекчелектә - 101,4%. Торак төзелешендә фаразлау буенча 2023 елга 2 млн. 830 мең кв. м торак тапшыру күздә тотыла.

Финанс министры Радик Гайзатуллин бюджетның керем һәм чыгым өлешенә җентекләп тукталды.

"Табышка салым керемнәрен бәяләгәндә, ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча фаразланган күрсәткеч күләме кабул ителде, республиканың эре һәм урта оешмалары мәгълүматлары файдаланылды, салым органнарының хисап дәрәҗәсе, табышка салымның гомуми суммасының 60% ын түләүне тәэмин итүче предприятиеләр даирәсе колачланды, - дип билгеләде Радий Гайзатуллин, - нәтиҗәдә табышка салым керүнең фаразы 2023 елда 103,1 млрд. сум тәшкил итте".

2023 елда консолидацияләнгән бюджетка физик затлар керемнәренә салым күләме 116,8 млрд. сум, республика бюджетына - 81,9 млрд. сум булыр дип фаразлана. Консолидацияләнгән бюджетка акцизлар керү фаразы 37,9 млрд. сум тәшкил итә, республика бюджетына - 36,6 млрд. сум. 2023 елда транспорт салымының керүе 6,6 млрд. сум күләмендә көтелә.

Берләштерелгән бюджетның салым булмаган керемнәре 11,2 млрд. сум күләмендә фаразлана, республика бюджетына - 6,1 млрд. сум. Федераль бюджеттан  кире кайтарылмый торган кертемнәр 51,9 млрд. сум күләмендә исәпкә алынган.

Бюджетның чыгым өлешен анализлап, Радик Гайзатуллин социаль әһәмияткә ия чыгымнар күләме традицион рәвештә югары булуына (чыгымнарның гомуми күләменең 80%тан артыгы) һәм план чорында ел саен арта баруына басым ясады.

Социаль-мәдәни өлкәдә чыгымнар күләме буенча иң әһәмиятлесе - «Мәгариф» тармагы. 2023 елда берләштерелгән бюджет чыгымнары күләме 128,6 млрд. сумга җитәчәк, республика бюджеты - 78,4 млрд. сумга. Сәламәтлек саклауга киләсе елда, ММИ чараларын исәпкә алып, 97,1 млрд. сум акча җибәреләчәк, шуның 39,2 млрд. сумы республика бюджеты акчалары. 2023 елда «Социаль сәясәт» тармагын финанслау 57,7 млрд. сум (берләштерелгән бюджет) тәшкил итәчәк.

Тулаем алганда, 2023 елга берләштерелгән бюджетның керем өлеше 394,4 млрд. сум, чыгым өлеше - 421,5 млрд. сум, дефицит 27,1 млрд. сум күләмендә фаразлана. 2023 елга республика бюджеты керемнәр буенча 333,9, чыгымнар буенча - 361 млрд. сум, 27,1 млрд. сумлык дефицит белән билгеләнә.

Парламентарийлар бюджет турындагы закон проектына тәкъдимнәр кертте, комитетларның җыелма бәяләмәсендә чагылдырды. Аерым алганда, депутатлар оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең тотрыклы эшләвенә бәйле дәүләт заказларын үтәүне тәэмин итү буенча системалы чаралар комплексын эшләү зарурлыгын билгеләп үттеләр.

Парламентарийлар шулай ук республика бюджетына керә торган өстәмә керемнәрне өстенлекле тәртиптә шәһәрләрнең һәм җирлекләрнең коммуналь һәм инженерлык инфраструктурасын, шулай ук транспорт инфраструктурасын модернизацияләүгә юнәлтергә тәкъдим иттеләр. Депутатлар фикеренчә, шулай ук халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү объектларын төзүгә, капиталь ремонтлауга һәм реконструкцияләүгә юнәлдерелгән чараларны финанслау лимитларын арттырырга кирәк.

Депутатлар фикеренчә, өстәмә финанслау орфан (сирәк) авырулар белән авыручы гражданнарны дарулар белән тәэмин итүгә, фенилкетонурия диагнозы булган балаларны аксым аз булган ризыклар белән тәэмин итүгә, эшләүче гражданнарны стационар дәвалаудан соң ук реабилитацияләүне оештыруга, югары технологияле җиһазларга техник хезмәт күрсәтүгә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны тьюторлар озата баруны финанслауга, мәктәпләрдә спорт залларын төзүгә һәм капиталь ремонтлауга, яшь белгечләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләрен хәл итүгә һәм башкаларга кирәк.

Депутатлар гомуми белем бирү учреждениеләрен саклауны финанслау мәсьәләсенә аерым игътибар юнәлттеләр. “Норматив-хокукый актларда язылган барлык күләмнәр бюджетта исәпкә алынган”, - дип басым ясады  Радик Гайзатуллин, Фадбир Сафин соравына җавап биреп.

Бюджет буенча Хисап палатасының бәяләмәсен, аның беренчел материаллары белән Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев таныштырды, тулаем алганда, уңай.

Республика бюджеты белән бер үк вакытта ММИ Территориаль фонды бюджеты да тикшерелә. Фонд директоры Алсу Мифтахова билгеләп үткәнчә, 2023 елда керемнәр 67,3 млрд. сум тәшкил итәчәк. 2023 елда һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына фондның бюджеты балансланган һәм дефицитсыз планлаштырыла. Фонд керемнәренең һәм медицина ярдәме күрсәтүгә чыгымнарның еллык үсеше салынган. 2023 елга һәм 2024 - 2025 елларның планлы чорына Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты шулай ук беренче укылышка әзерләнгән.

"Федераль бюджет һәм регионнарның бюджетлары бүген санкцион басым астында керемнәр кимегән катлаулы шартларында формалаша, - дип басым ясады РФ Дәүләт Думасының  Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Айрат Фәррахов, фикер алышу нәтиҗәләрен ясап, - әмма без һәрвакыт бюджетка илебезнең технологик суверенитетын тәэмин итү һәм сәнәгатьнең мөһим тармакларын модернизацияләү буларак якын киләбез. Моннан тыш, барлык социаль бурычлар да үтәләчәк».

Бүген парламент комитеты утырышында Татарстан территориясендә шәхси медицина оешмаларын 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге гражданнарга медицина-социаль хезмәтләр күрсәтүгә җәлеп итү буенча пилот проектын тормышка ашыруның беренче нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева билгеләп үткәнчә, Татарстан сынау регионнары арасында (алар барысы 19) әлеге проектны 2020 елда гамәлгә ашыра башлаган, аның гамәлдә булуы 2023 елның 1 июлендә тәмамлана. Финанслау федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар исәбеннән гамәлгә ашырыла. 2020 - 2023 елларда финанслауның гомуми күләме 83 млн. 264 мең сум тәшкил итәчәк.

2020 елда конкурс буенча сайлап алу үткәрелгән, аның нәтиҗәләре буенча Әлмәт, Казан һәм Чаллы шәһәрләренең 4 шәхси медицина оешмасы җиңүче дип табылган. Алар белән 6 ай эчендә 360 гражданга медицина хезмәте күрсәтү турында килешү төзелгән. Узган ел география киңәйгән, проектта 8 шәхси медицина оешмасы катнашкан. 2022 елның мартында төбәк пилот проектына өстәмә рәвештә тагын ике шәхси клиника җәлеп ителгән. Шулай итеп, проектны гамәлгә ашыру чорында проектта катнашуга 10 клиника җәлеп ителгән, медицина-социаль патронаж белән 674 кеше мәшгуль.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында шәхси клиникалар атна саен өйдә патронаж алып баралар, аз хәрәкәтле пациентларга табиб билгеләгән медицина манипуляцияләре үткәрәләр, өйгә килеп анализлар алалар, вакцинация оештыралар.

Кызганычка каршы, проектны финанслау күләме ел саен кими. "Проект кирәкле, аны алга таба да үстерергә кирәк, шул исәптән клиникалар өчен элек расланган тарифларны индексацияләргә кирәк", - дип саный депутат Леонид Барышев. Сорауны Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов эшкә алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International