Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышы ачылды

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе, 12:16

Бүген сәгать 12 дә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышы ачылды.    

Утыз алтынчы утырышның көн тәртибенә, Президиум карары нигезендә, 11 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 8 республика законы проекты һәм ике федераль закон проекты.  

Һичшиксез, көн тәртибенең төп мәсьәләсе булып 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты тора. Парламентка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелгән документ буенча профильле юнәлешләр буенча комитетларда, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән республика киңәшмәсендә һәм парламент тыңлаулары кысаларында фикер алыштылар.

Республика бюджеты белән бер үк вакытта 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты да тикшерелә, ул шулай ук беренче укылышта карау өчен киләсе утырышның көн тәртибенә кертелгән.

Беренче укылышта шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында, халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында, шулай ук ТР Җир, Экология һәм Гаилә кодексларына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары каралачак.

Профильле комитет рәисләре көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Утырышның көн тәртибе буенча фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышы киңәйде һәм 22 мәсьәләне үз эченә ала:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясын сайлау турында.

2. «2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 344-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

3. «2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында»
345-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

4.«Транспорт салымы турында» Татарстан Республикасы Законының       6 статьясына үзгәреш кертү хакында» 348-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

5. Россия Федерациясе субъектлары – Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе арасындагы чик урнашкан урынны билгеләү турында 2022 елның 30 сентябрендәге 50 номерлы килешүне раслау хакында.

6. Россия Федерациясе субъектлары – Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе арасындагы чик урнашкан урынны билгеләү турында 2022 елның 4 октябрендәге 52/10-Д номерлы килешүне раслау хакында.

7. «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 340-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү хакында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 347-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

9. «Татарстан Республикасы Конституция судын бетерү, Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы аерым закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчен югалтуын тану турында» 346-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 343-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасы Экология кодексының 2 статьясына үзгәреш кертү турында» 331-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына балигъ булмаганнарга аерым товарлар сатуны чикләүне билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 312-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

13. «Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законының 21 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 334-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14. «Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 338-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. «Татарстан Республикасы Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында» 339-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

16. «Җир асты байлыклары турында» Россия Федерациясе Законының 9 һәм 10.1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 148135-8 номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт (муниципаль) йөкләмәләре нигезендә юл эшләрен башкару максатларында гомумтаралган файдалы казылмалар бирүнең гадиләштерелгән тәртибен билгеләү өлешендә).

17. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.21 статьясына үзгәреш кертү хакында» 173718-8 номерлы федераль закон проекты турында (магистраль газүткәргечләрдән дискриминацияләнмәгән файдалану мөмкинлеге кагыйдәләрен (тәэмин итү тәртибен) яисә аларга тоташуның билгеләнгән тәртибен (технологик тоташуны) бозган өчен җаваплылык билгеләү хакында).

18. «Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» Федераль законның 25 статьясына үзгәреш кертү хакында» 188271-8 номерлы федераль закон проекты турында (югары әзерлек режимын керткән вакытта гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашырганда резервларны куллану мөмкинлеге мәсьәләсе буенча).

19. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 190636-8 номерлы федераль закон проекты хакында (Россия Федерациясенең аерым закон актлары нигезләмәләрен 414-ФЗ номерлы Федераль закон нормаларын исәпкә алып төгәлләштерү өлешендә).

20. «Россия Федерациясендә гражданнар  сәламәтлеген саклау нигезләре турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 196970-8 номерлы федераль закон проекты турында (орфан авырулардан интегүче пациентларны дарулар белән тәэмин итүне камилләштерү өлешендә).

21. «Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 196668-8 номерлы федераль закон проекты турында (орфан авырулардан интегүче пациентларны дарулар белән тәэмин итүне камилләштерү өлешендә).

22. Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, республика Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Дәүләт Советы сайтында һәм ВКонтакте социаль челтәрендә утырышның турыдан-туры трансляциясе алып барыла.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International