Депутатлар җәмәгать судьясын сайлады

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе, 12:22

Бүген Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышында ТР җәмәгать судьясын сайлау мәсьәләсе каралды. ТР Дәүләт Советына кертелгән кандидатура бертавыштан хупланды.

Эльнар Гиниатуллин кандидатурасын  Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы итеп сайлауга Закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин тәкъдим итте.

Парламентарий шулай ук профильле комитет карары белән таныштырды. Аның әйтүенчә, әлеге кандидатны федераль һәм республика законнары таләпләре нигезендә җәмәгать судьясы вазыйфасына сайлауга каршы нинди дә булса шартлар ачыкланмаган.

Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Алабуга суд районы буенча 3 нче суд участогының Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы итеп вәкаләтләр срогын чикләмичә Эльнар Гиниатуллинны сайлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International