2023–2025 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразы буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгышы

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе, 13:40

Фаразлау параметрлары Хөкүмәт утырышында, Парламент тыңлауларында, Дәүләт Советы комитетлары утырышларында, Республиканың муниципаль берәмлекләре катнашындагы республика киңәшмәсендә каралды.

Агымдагы елда социаль-икътисадый үсеш фаразы икътисад үсешендәге югары дәрәҗәдәге билгесезлек шартларында формалаштырыла, ул күпчелек очракта геосәяси факторлар белән билгеләнә.

Кертелгән моңарчы күрелмәгән санкцияләр ил икътисады үсешенә зур чикләүләр куя:

- тышкы сәүдә эшчәнлегенә чикләүләр һәм транспорт блокадасы экспорт-импорт операцияләрендә чагылыш таба;

- технологик чикләүләр инвестиция проектларын тормышка ашыруга тәэсир итә;

- Россия компанияләренең һәм банкларының глобаль финанс системасына керү мөмкинлеген блокировкалау чит ил контрагентлары белән түләүләр үткәрү буенча шактый кыенлыкларга китерде;

- төрле гуманитар санкцияләр кешеләрнең бер урыннан икенче урынга хәрәкәт итүендә дә, белем бирү, мәдәни һәм спорт чараларын үткәрүдә дә чагылыш тапты.

Шул ук вакытта санкцияләр басымы статик (хәрәкәтсез) түгел, ул көчәячәк, шул исәптән, икенчел санкцияләр, экспортка өстәмә чикләүләр һәм санкция астындагы товарлар һәм технологияләр исемлеген тагын да киңәйтү өлешендә, бу киләчәктә үсеш шартларының билгесезлек факторын сизелерлек арттыра.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, 11 меңнән артык санкция кертелгән инде.

Санкцияләр басымы шартларында республика предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан

- яңа кооперация элемтәләрен җайга салу;

- логистик чылбырларны үзгәртеп төзү;

- яңа сату базарлары эзләү;

- импортны алмаштыру

буенча оператив рәвештә эш оештырылды.

Бизнеска ярдәм итү максатларында федераль дәрәҗәдә Тышкы санкция басымы шартларында Россия икътисады үсешен тәэмин итү буенча беренчел чаралар планы кабул ителде һәм гамәлгә ашырыла.

Күрсәтелгән планны тормышка ашыру кысасында түбәндәгеләр гамәлгә ашырылды:

- федераль исемлеккә кертелгән система барлыкка китерә торган оешмалар әйләнештәге акчаларын тулыландыруга 40 млрд сумнан артык ташламалы кредит алды;

- республика предприятиеләре һәм оешмалары иминият кертемнәре буенча 20 млрд сумлык кичектерүдән файдаланды;

- кече һәм урта бизнес предприятиеләренә 60 млрд сумнан артык ярдәм күрсәтелде.

Республика оператив штабы тарафыннан даими нигездә предприятиеләрнең проблемалы мәсьәләләренә карата тиешле чаралар күрелә.

Горький һәм Куйбышев тимер юллары, ташучы предприятиеләр белән берлектә йөк ташу белән бәйле мәсьәләләр каралды, конкрет карарлар кабул ителде, яңа логистика маршрутлары тәкъдим ителде.

Татарстан таможнясы белән товарларны таможня чиге аша күчерү мәсьәләләре буенча тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашучылар өчен гамәлләрнең этаплы алгоритмы эшләнде.

Республика маркетинг үзәгенән файдаланып, элек сатып алына торган чит ил продукциясен алмаштыру өчен, Россиядән һәм дустанә илләрдән җитештерүчеләр продукциясенең 140 меңләп позициясе тәкъдим ителде.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын яңа шартларга яраклаштыру федераль һәм республика ярдәм чараларыннан максималь файдалану хисабына үткәрелә.

Дәүләт Думасы депутатлары һәм федераль министрлыклар белән берлектә республика предприятиеләре һәм оешмаларына ярдәм итү чаралары буенча тәкъдимнәр эшләнде һәм тиешле федераль хакимият органнарына кертелде.

Алдагы елларда салынган фундамент булу, предприятиеләрнең һәм оешмаларның өзлексез эшләве, кредит-финанс оешмаларының тотрыклы эшләве, федераль һәм төбәк ярдәм чаралары, милли проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру сәбәпле, 2022 ел йомгаклары буенча республиканың тулай төбәк продукты 3,7 (Өч бөтен уннан җиде) трлн сум дәрәҗәсендә бәяләнә.

Югары дәрәҗәдәге билгесезлекнең агымдагы шартларында 2023–2025 елларга Республиканың социаль-икътисадый үсешенең фаразланган күрсәткечләре түбәндәгеләр нигезендә формалаштырылды:

- илнең икътисадый сәясәтенең өстенлекләрен  тормышка ашыру,

- шулай ук әлеге предприятиеләр һәм оешмалар, тармак министрлыклары мәгълүматларын,

- муниципаль берәмлекләрне үстерү фаразларын исәпкә алып,

- икътисадның тотрыклы үсеше һәм гражданнарның иминлеге өчен илкүләм проектларны, дәүләт программаларын, ярдәм чаралары комплексын гамәлгә ашыру.

2023 елда тулай төбәк продукты 3,9 трлн сум дәрәҗәсендә фаразлана.

Икътисад структурасында иң зур чагыштырма авырлыкны сәнәгать алып тора.

Предприятиеләр планнарын гамәлгә ашыруны исәпкә алып, сәнәгать җитештерүе индексы 2023 елда 100,7 % (Йөз бөтен уннан җиде процент) дәрәҗәсендә планлаштырыла.

Фаразлау күрсәткечләрен үтәүдә сәнәгать предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү мөһим фактор булып тора. Шул ук вакытта предприятиеләрнең федераль ярдәм чараларында, шул исәптән,

- импортны алмаштыру буенча;

- яңа продукция эшләү һәм булдыру буенча;

- җитештерү предприятиеләре өчен «Сәнәгать ипотекасы» ташламалы кредит бирү программасы механизмын куллану буенча,

- предприятиеләрне яңа логистика чылбырларына урнаштыру һәм экспорт базарларын диверсификацияләү буенча

программалар кысаларында күздә тотылганнарында максималь катнашуын тәэмин итәргә кирәк.

2023 елда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 280 млрд сум дәрәҗәсендә планлаштырыла.

Агросәнәгать комплексы өлкәсендә фараз күрсәткечләрен үтәүне тәэмин итү факторлары түбәндәгеләр булырга тиеш:

- планлаштырыла торган срокларда авыл хуҗалыгы чималын эшкәртүгә юнәлдерелгән инвестиция проектларын да гамәлгә ашыру һәм эшләтеп җибәрү;

- җитештерелә торган продукцияне арттыру, шул исәптән, федераль ярдәм чараларында катнашу, туфракның уңдырышлылыгын яхшырту, мелиорация комплексын үстерү һәм кулланылмый торган җирләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү хисабына да;

- республикада авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын формалаштыручы хуҗалык алып баруның кече формаларына алга таба да ярдәм итү һәм аларны үстерү;

- шулай ук, авыл хуҗалыгы оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген тулаем күтәрү.

2023 елда ваклап сату әйләнеше 1,3 (Бер бөтен уннан өч) трлн сум дәрәҗәсендә булыр, дип фаразлана.

Аерым чит ил компанияләренең безнең базардан китүе үзебезнең җитештерүчеләргә аларның урыннарын алырга һәм үз товар төркемнәрендә ныклап урнашырга мөмкинлек бирә.

Шулай ук гомуми әйләнештә электрон сәүдә өлешен арттыру тенденциясе дәвам итә.

Ел башыннан республикада маркетплейсларда товар белән тәэмин итүчеләр саны арта.

Республиканың төзелеш комплексында торак, сәнәгать һәм инфраструктура төзелеше күләмнәрен саклау каралган.

Юл төзелешендә зур масштаблы проектларны гамәлгә ашыруны исәпкә алып, әлеге секторның чагыштырма авырлыгы төзелеш структурасында 40 проценттан артып китте.

Проектларны гамәлгә ашыру 2025 елга

- беренче категориядәге юлларның озынлыгын икеләтә диярлек арттыруга;

- Идел һәм Чулман елгалары аша ике күперне файдалануга кертүгә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

Торак төзелешендәге фаразлар 2023 елга – 2 млн 830 мең кв. метр торак тапшыруны; өч ел эчендә 8 млн 835 мең кв. метр торак тапшыруны күздә тота.

Фаразның үтәлешен тәэмин итү факторлары булып тора:

- яңа торак комплекслары төзелеше өчен территорияләр әзерләү;

- төзелеш материаллары производствосында импортны алмаштыру;

- юл төзелешендә проектларны тормышка ашыруны дәвам итү;

- шулай ук инвестиция-төзелеш циклын кыскарту.

Хөрмәтле депутатлар!

Фаразлауны тәэмин итүнең төп факторларыннан берсе – инвестиция проектларын гамәлгә ашыру.

2023 елга төп капиталга инвестицияләр күләме буенча куелган план – 782,7 (Җиде йөз сиксән ике бөтен уннан җиде) млрд сум.

Хәзерге шартларда Россия инвесторлары һәм дустанә илләрдән инвесторларның инвестиция активлыгын стимуллаштыру өчен, инвестиция климатын яхшырту буенча даими рәвештә нәтиҗәле эшне дәвам иттерергә кирәк.

Бизнес алып баруның уңайлы шартларын булдыру белән беррәттән, инвестицияләрне стимуллаштыру өчен булган ярдәм чараларын куллану мөһим.

Капитал салуны яклау һәм кызыксындыру механизмын яңадан эшләтеп җибәрүгә юнәлдерелгән федераль законнар агымдагы елның июнь аенда Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланды, сентябрьдә Россия Федерациясе Хөкүмәте карары кабул ителде.

Безгә әлеге механизмны кулланырга һәм предприятиеләр белән тиешле килешүләр төзүне башкарырга кирәк.

Әзерлекле инженерлык инфраструктурасы булу инвесторлар өчен кызыктыргыч шарт булып тора. Резидентларны кирәкле инфраструктура белән тәэмин итү инструментларының берсе – 1119 номерлы РФ Хөкүмәте карары кысасында индустрия парклары, сәнәгать технопарклары һәм МИЗ (махсус икътисадый зона) инфраструктурасы объектларын төзү һәм модернизацияләү чыгымнарын каплау.

Хәзерге вакытта Иннополис махсус икътисадый зонасы идарәсендә индустрия паркы һәм югары технологияләр өлкәсендәге парк төзелә һәм Алабуга махсус икътисадый зонасы идарәсендә индустрия паркы төзү планлаштырыла.

Инвестицияләр үсешенең бер факторы булып моношәһәрләр территорияләрендә, шул исәптән алгарышлы үсеш территорияләрендә инвестиция проектларын тормышка ашыру тора.

Моношәһәрләрне үстерү фондының финанслашу программасы ярдәмендә инфраструктура төзелеше һәм Алгарышлы үсеш территориясе (ТОР) резидентларына бирелә торган салым ташламалары 20 меңнән артык яңа эш урыны булдырырга һәм якынча 50 млрд сум инвестиция җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.

Агымдагы елда моношәһәрләрне үстерүгә ярдәм итү өлкәсендә федераль үзәк тарафыннан мөһим карарлар кабул ителде:

- ВЭБ.РФ ның проектларны тормышка ашыруда катнашу Тәртибе һәм төп шартлары расланды;

- ВЭБ.РФ әйләнешендә Моношәһәрләрне үстерү фонды акчалары сакланып калды;

- моннан тыш, Россия моношәһәрләре территориясендә алгарышлы үсеш территорияләренең гамәлдә булу вакыты 2 елга озайтылды.

Моношәһәрләр башлыкларына, тиешле тармак министрлыкларына әлеге аталган инструментларны актив кулланырга кирәк.

Төп бурыч һаман да – барлык муниципаль берәмлекләрдә халыкның мәшгульлеген арттыруны тәэмин итүне үстерү.

Мәшгульлек хезмәтләре, республика муниципаль берәмлекләре белән берлектә, системалы эш алып баруны дәвам иттерәләр: эшсезләрне персональ рәвештә эшкә урнаштыралар, аларны үзмәшгульлеккә җәлеп итәләр, яңадан һөнәри әзерләүне оештыралар.

Агымдагы ел ахырына эшсезләр саны күп дигәндә 15 мең кеше дәрәҗәсендә фаразлана.

Хөрмәтле коллегалар!Республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразын тәэмин итү өчен, кече һәм урта эшкуарлыкка мөһим роль бирелә, 2023 елда икътисадта бу өлкәдә эшләүче кешеләр саны 804 меңнән артык булырга тиеш.

Максатчан параметрларга ирешүгә юнәлдерелгән факторларның берсе – кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме чаралары.

Муниципалитетларның һәм бизнес-берләшмәләрнең бурычы:

- эшкуарларны мөмкин булганча федераль һәм республика чараларына җәлеп итү максатында адреслы эшне дәвам иттерү.

Әлеге чараларның нәтиҗәлелеге саннар белән раслана. Без агымдагы елда ярдәм алган республика предприятиеләре эшчәнлегенә анализ ясадык, аларда мәшгульләр саны, уртача айлык хезмәт хакы һәм чыгарылган продукция буенча күрсәткечләр арту күзәтелә.

Безнең бурыч – эшкуарларның ярдәм чараларын вакытында алуы.

Үзмәшгульләр институты кече һәм урта эшкуарлык субъектларының эш белән тәэмин ителеше саны буенча планны үтәүгә зур өлеш кертә.

Муниципалитетларның бурычы:

- КУЭ (кече һәм урта эшкуарлык) илкүләм проекты кысасында гамәлгә ашырыла торган ярдәм чараларына үзмәшгульләрне максималь рәвештә җәлеп итүне тәэмин итү;

- республиканың шәһәр һәм районнарында үзмәшгульләр өчен махсус ярминкәләр уздыруны дәвам иттерү.

Җитештерелә торган продукциягә ихтыяҗны Республика маркетинг үзәге аша стимуллаштыру кече һәм урта бизнес үсеше өчен тагын бер мөһим факторы булып тора.

Агымдагы елның 9 ае йомгаклары буенча, әлеге ресурс ярдәмендә 3,5 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты якынча 130 млрд сум табыш алды.

Эш белән тәэмин итү үсешенең төп резервы булып, муниципаль сәнәгать паркларын үстерү тора.

Беренче яртыеллыкта, республика салым ташламаларыннан файдалануны исәпкә алып, сәнәгать паркларын үстерүнең гамәлгә ашырыла торган концепциясе нәтиҗәсендә, аларның тулылануында үсеш күзәтелә, яңа резидентлар җәлеп ителә, эшләүчеләр саны арта.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Юлламасы нигезендә, фаразлау чорында муниципалитетлар һәм республиканың алдынгы сәнәгать парклары идарәче компанияләре белән безнең уртак бурыч – уңышлы тәҗрибәне тарату, муниципаль парклар үсешен тоткарлаучы факторларны бетерү буенча чараларны, шул исәптән, идарәче компаниянең һәм җирле үзидарә органнарының резидентларны һәм инвестицияләрне җәлеп итү буенча тиешле йөкләмәләре нигезендә гамәлдәге инженерлык инфраструктурасын үстерүгә һәм модернизацияләүгә юнәлдерелгәннәрен дә гамәлгә ашыру.

Бу максатлар өчен киләсе елда өстәмә финанслау планлаштырыла.

Моннан тыш, 2023 елда кече һәм урта бизнеска ярдәм чараларына өстәмә рәвештә әлеге ярдәм чараларының кирәклеге һәм нәтиҗәлелеге белән бәйле рәвештә микрозаемнарны һәм поручительлекләрне финанслауны күздә тоту планлаштырыла.

Алда торган бурыч: күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында максималь рәвештә мәгълүмат бирү һәм аларның бизнес өчен нәтиҗәлелеген тәэмин итү.

Хөрмәтле депутатлар!

Билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру социаль тотрыклылыкны һәм халыкның иминлеген тәэмин итү өчен нигез булып тора.

2023 елга реаль хезмәт хакының 102% дәрәҗәсендә артуы планлаштырыла.

Муниципаль берәмлекләргә табышларны легальләштерү һәм ачыкланган хокук бозуларны бетерү буенча тиешле чаралар күрү буенча ведомствоара комиссияләр эшчәнлеге кысасында максатчан параметрларга ирешүне тәэмин итү эшен дәвам иттерергә кирәк.

Шулай ук хезмәт хакы тармак һәм тулаем район буенча уртачадан түбән булган оешмаларга да игътибар итү мөһим.

Илкүләм проектлар чараларын гамәлгә ашыру республиканың социаль-икътисадый үсешенә куелган максатларга ирешүнең мөһим инструментларыннан берсе булып тора.

2022 елда Татарстан Республикасында 13 илкүләм проект кысаларында 49 төбәк проекты гамәлгә ашырыла, аларга 36,5 млрд сум күләмендә лимит билгеләнде.

Бүген илкүләм проектларны тормышка ашыру кысасында түбәндәгеләрне башкарырга кирәк:

- дәүләт контрактлары төзү буенча эшне төгәлләргә;

- федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчаларны үзләштерү темпларын арттырырга;

- эшләрне башкару, җиһазлар китерү һәм хезмәтләр күрсәтүнең үз вакытында башкарылуын контрольдә тотарга;

- республикабыз халкының тормыш сыйфатының 165 күрсәткече буенча максатчан күрсәткечләрнең үтәлешен тәэмин итәргә.

Фаразлар буенча куелган бурычларга ирешү максатларында, республика дәүләт хакимиятенең илкүләм проектларны тормышка ашыруда катнашучы барлык башкарма органнары тарафыннан илкүләм проектларның максатчан күрсәткечләрен билгеләү һәм 2023–2025 елларга республиканың социаль-икътисадый үсешенең фаразланган параметрларын тәэмин итә торган тиешле финанслау бүлеп бирү буенча федераль проект офислары белән эш алып барыла.

Хөрмәтле депутатлар!

2023–2025 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп параметрлары менә шундый.

Үз Юлламасында Татарстан Республикасы Президенты билгеләгән бурычларны үтәүне тәэмин итү, фаразланган параметрларга ирешү өчен, республиканың барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының, предприятиеләрнең һәм оешмаларының килешенгән һәм координацияләнгән эшләве, аларны чишү юлларын эзләүдә һәм икътисади үсеш резервларын ачыклауда килеп туган проблемаларга оператив җавап бирүе кирәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International