ТР Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиевнең 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проекты буенча чыгышы

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе, 13:42

2023 елга һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты закон таләпләренә туры килү-килмәү буенча экспертиза узды.

Бәяләмә әзерләгәндә, Хисап палатасы фаразланган параметрларның нигезлелеге һәм керемнәр һәм чыгымнарны чагылдыруның тулылыгы мәсьәләләрен карады. Хисап палатасы мөрәҗәгате буенча Финанс министрлыгы һәм керемнәрнең аерым администраторлары тарафыннан өстәмә тапшырылган белешмәләр кулланылды. Кире кайтарылмый торган кертемнәр күләмнәрен бәяләү максатында 2023 елга федераль бюджет проекты күрсәткечләре анализланды.

Тәкъдим ителгән бюджет проектында Хөкүмәтнең Резерв фонды бюджет законнары белән билгеләнгән барлык чикләүләре, аерым алганда, дәүләт бурычы һәм аңа хезмәт күрсәтү чыгымнары күләме, дефицит (кытлык) күләме буенча, үтәлгән.

Бүген карала торган Закон проекты Бюджет кодексы нигезләмәләренә һәм аларны үтәү өчен кабул ителгән Россия Федерациясе Финанс министрлыгы актларына туры килә. Редакцияләү белән бәйле берничә төзәтмә кертү кирәклеге турында Финанс министрлыгына хәбәр ителде.

2023 елга төп салым керемнәре буенча күрсәткечләр республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразын, салым һәм бюджет законнары нигезләмәләрен исәпкә алып формалаштырылган.

2022 елга бюджетның чагыштырма – беренчел расланган күрсәткечләре белән чагыштырганда, төп салымнар буенча кертемнәр күләме артуы фаразлана: табышка салым буенча – 14,3 процентка, НДФЛ буенча  – 25 процентка.

Дөнья энергетика базарында бәя конъюнктурасы белән бәйле системалы чикләүләр, тышкы ихтыяҗ кимү, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча көтелгән күрсәткечләр белән чагыштырганда, аерым керем чыганакларының планлаштырылучы күләмнәренә билгеле бер йогынты ясый.

Фаразланган күрсәткечләр арткан очракта өстәмә керемнәрдән файдалануның бюджет законнары белән билгеләнгән механизмнары җәлеп ителәчәк.

Шулай ук керемнәргә карата түбәндәгене билгеләп үтәм. Россия Федерациясе Хисап палатасы алдагы чорга федераль бюджет проектына Бәяләмәсендә аларны арттыруның потенциаль резервлары күрсәтелгән һәм, беренче чиратта, бюджетка мәҗбүри түләүләр буенча бурычларны түләү хисабына. Россия буенча бу – өч миллиард җиде йөз җитмеш биш миллион сум, Татарстан буенча республика бюджетына күчерелә торган табышка салым, региональ салымнар һәм җыемнар буенча түләүләрне җыеп ала алмау күләме якынча ике миллиард җиде йөз миллион сум тәшкил итә.

 

Керемнәрнең гомуми күләмендә федераль бюджеттан кире кайтарылмый торган кертемнәр өлеше 15,5% тәшкил итә.

Киләсе елда көтелгән трансфертлар күрсәткеченә түбәндәге фактор йогынты ясый – беренче бала туу белән бәйле социаль айлык түләүләрне башкару бюджеттан тыш федераль дәүләт фондына тапшырылган. Агымдагы елда бу түләүләр Россия Федерациясе субъектлары бюджетлары аша башкарылды, республика бюджетында 4 миллиард 180 миллион сум каралган. Шулай итеп, чагыштырма күрсәткечләрдә трансфертларның гомуми күләме кимеми, аерым юнәлешләр буенча үсеш күзәтелә.

Шулай ук 2023 елга бюджет проектында яңа юнәлешләргә максатчан чаралар планлаштырылган. Аерым алганда: хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә һәм вакытлыча эшкә урнашуны оештыруга, җәмәгать эшләрен оештыруга, гомуми белем бирү оешмаларында яңа урыннар булдыруга.

Тулаем алганда, алдагы еллардагы кебек үк, кире кайтарылмый торган кертемнәр буенча күрсәткеч тә иң соңгысы түгел.

2023 елга федераль бюджет проектында Татарстан Республикасы агымдагы елда трансфертлар ала торган шул ук юнәлешләр буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында өч йөз илле дүрт миллиард сумнан артык акча бүленмәгән.

Алдагы еллардагы кебек үк, бюджет социаль юнәлешле булуы белән дә характерлана – гражданнарга ярдәм күрсәтү чаралары сакланып калган, капитал салуның төп күләме социаль инфраструктураны үстерү максатына каралган.

Республика муниципаль берәмлекләре белән бюджетара мөнәсәбәтләрне финанс ягыннан тәэмин итү агымдагы ел дәрәҗәсенә карата тулаем алганда биш миллиард җиде йөз унбиш миллион сумга, ягъни 9,7 процентка арта.

Закон проектының чыгым өлеше эчтәлеге гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар һәм Татарстан Республикасының дәүләт программалары бурычларын хәл итүгә һәм максатларга ирешүенә буйсындырылган.

Бюджет чыгымнарының программа өлеше республиканың гамәлдәге 32 дәүләт программасы чараларын үтәүгә ассигнованиеләрне үз эченә ала.

Хисап палатасы, планлаштырылган бюджет ассигнованиеләрен исәпкә алып, 25 программага төзәтмә кертергә кирәклеген билгеләп үтә, алар, мәсәлән, сәламәтлек саклау; мәгариф һәм фән; авыл хуҗалыгы программалары буенча һәм тагын 12 дәүләт программасы буенча арттырылган.

Дәүләт программалары проектларына һәм аларга кертелә торган үзгәрешләргә экспертиза ясау вәкаләтләрен гамәлгә ашырып, агымдагы елда Хисап палатасы республика Хөкүмәтенә 41 бәяләмә тәкъдим итте. Бу уртак эшнең максаты булып, акчаны формаль үзләштерү куркынычларын бетерү, шулай ук финанслау юнәлешләренең ачыклыгын арттыру һәм конкретлаштыру максатларында бүлеп бирелә торган ресурслар күләменә карап, көтелгән нәтиҗәләрне үз вакытында актуальләштерү юлы белән, бюджет ассигнованиеләрен нәтиҗәле файдалану өчен шартлар тудыру тора.

Хөрмәтле депутатлар!

Хисап палатасының сезнең кулдагы бәяләмәсендә керемнәр һәм чыгымнар, бюджетара мөнәсәбәтләрне финанс белән тәэмин итү, һәрбер дәүләт программасын гамәлгә ашыруга ассигнованиеләр, дәүләт бурычы структурасы, дефицитны (кытлыкны) финанслау чыганаклары буенча тулы мәгълүмат бар.

Чыгышымны тәмамлап, шуны билгеләп үтәм:

1. Беренче укылышта карауга тәкъдим ителгән Закон проекты бюджет проектын формалаштыру һәм аның эчтәлеге таләпләренә җавап бирә.

2. 2023 елга республика бюджеты балансланган. Фаразлана торган керемнәр һәм кытлыкны финанслау чыганакларыннан кертемнәр күләме планлаштырылган чыгымнарның үтәлешен тулысынча тәэмин итә.

3. Дефицитны (кытлыкны) финанслауның Закон проекты тәкъдим итә торган чыганаклары составлары буенча бюджет законнарына туры килә.

4. Финанс министрлыгы мәгълүматларына караганда, бюджет проектының төп параметрларына йогынты ясамый торган редакцион характердагы кайбер мәсьәләләрне Закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә хәл итү планлаштырыла.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International