Татарстан Республикасы Конституция судын бетерү турында закон кабул ителде

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе, 15:23

Бүген Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Конституция судын бетерү мәсьәләсен карады. Депутатлар тиешле закон проектын беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул итте.

Документны тәкъдим иткән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин аңлатканча, «Татарстан Республикасы Конституция судын бетерү, Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы законы проекты «Аерым федераль конституцион законнарга үзгәрешләр кертү турында» Федераль конституция законы нигезендә эшләнгән. «Әлеге Федераль конституциячел законның 5 статьясындагы 3 өлеше нигезендә 2023 елның 1 гыйнварына кадәр РФ субъектларының конституциячел (устав) судлары бетерелә, - дип белдерде ул. - Шуңа бәйле рәвештә закон проекты Татарстан Республикасы Конституция судын бетерелүгә  бәйле мәсьәләләрне җайга сала».

Шакир Яһудин сүзләренә караганда, Федераль конституциячел закон судьяларга РФ субъектларының конституция (устав) судлары судьялары өчен каралган гарантияләрне (матди һәм социаль тәэминатны да кертеп) саклауны гарантияли. Шулай ук Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты дәүләт хезмәткәре өчен дә дәүләт гарантияләре саклау  тәэмин ителә.

Закон проекты турында фикер алышуда депутатлар Рамил Төхвәтуллин, Николай Рыбушкин һәм Ркаил Зәйдуллин катнашты.

Дәүләт Советы закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International