Республиканың Гаилә кодексына үзгәрешләр кертелә

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе, 16:13

Бүген депутатлар Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты тарафыннан кертелгән ТР Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турындагы республика законы проектын карадылар, аны депутат Динар Бариев тәкъдим итте. Закон проекты Татарстан Республикасы Гаилә кодексының аерым нигезләмәләрен федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән.

«Россия Федерациясе Гаилә кодексының 52 статьясына үзгәреш кертү турында» Федераль закон белән бала тууны рәсмиләштерү кенәгәсендә баланың әтисе турында язмага дәгъва белдерү хокукына ия затлар исемлеге төгәлләштерелә.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 43 статьясына 11 өлеш өстәлә, аның нигезендә бала тууны рәсмиләштерү кенәгәсендәге баланың атасы турындагы язма шулай ук баланың атасы булып язылган затның варисы таләбе буенча суд тәртибендә дәгъваланырга мөмкин. Тиешле таләп, күрсәтелгән өлешнең нигезләмәләрен бозган очракта, шул исәптән мондый язма ялган документлар нигезендә йә ата булуы судтан тыш тәртиптә билгеләнгән затның ирекле ихтыяр белдерүеннән башка башкарылган булса, канәгатьләндерелергә мөмкин.

Моңа кадәр мондый хокукка бары тик баланың факттагы анасы яки атасы гына, баланың атасы яки анасы сыйфатында язылган зат, балигъ булу яшенә җиткәннән соң бала үзе, шулай ук баланың яки тормышка сәләтсез ата-аналарның опекуннары (попечительләре) гына ия булган.

Моннан тыш, опека һәм попечительлек органнарына ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешманы тәмамлаучыларның балигъ булмаган вәкилләренә карата мондый оешманың ведомствога каравына бәйсез рәвештә законлы вәкил вазыйфаларын башкару хокукын беркетү тәкъдим ителә.

Закон проекты парламентарийлар тарафыннан беренче һәм өченче укылышты кабул ителде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International