Лилия Маврина укучыларга хокук белеме буенча дәрес үткәрде

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе, 17:06

Бүген Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Совет районының 125 нче гимназиясе өлкән сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашу парламентта укучыларның хокукый белеме буенча "Без үз гамәлләребез өчен җаваплы" дәресе кысаларында узды.

Шуны искәртәп үтәбез, укучыларны хокукый агарту буенча республика дәресе Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин инициативасы белән республика мәктәпләрендә уза. Мондый очрашулар барышында депутатлар укучыларга хокук бозуларны профилактикалау һәм балигъ булмаганнарның җаваплылыгы турында сөйлиләр, балаларны аларның гражданлык хокук мөнәсәбәтләре өлкәсендәге хокуклары һәм бурычлары белән таныштыралар.

Очрашу башланыр алдыннан Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре мәктәп укучыларына парламент бинасы буйлап экскурсия уздырдылар. Балаларга утырышлар залын, рәсми делегацияләрне кабул итү залын, Татарстан парламентаризмы музеен күрсәттеләр, анда уникаль тарихи документлар, матбугат үзәге һәм китапханә тупланган.

Экскурсиядән соң укучылар Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина белән аралаштылар. Ул балаларга республика парламенты, депутатлар корпусы эше, сайлау округларында халык депутатларының эшчәнлеге, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында сөйләде.

Парламентның закон чыгару эшчәнлеге укучыларда зур кызыксыну уятты. Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, закон кабул ителгәннән соң депутатлар парламент мониторингы уздыра, ул нәтиҗәле эшлиме яисә үзгәрешләр таләп итәме.  Очрашу азагында ул яшьләргә кызыксынучанлыгы һәм эрудированлыгы, шулай ук үсеп килүче буынның гражданлык хокуклары белән кызыксынуы өчен рәхмәт белдерде. Үз чиратында балалар Дәүләт Советына килү һәм депутат белән аралашу мөмкинлеге өчен рәхмәт әйттеләр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International