Идел буе закон чыгаручылары законнар иҗат итүне цифрлаштыруның бердәм алымнарын эшләргә тәкъдим итә

2022 елның 25 октябре, сишәмбе, 14:53

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар дәүләт һәм муниципаль контрольне оештыру, яшьләр парламентаризмын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Утырыш кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Чувашия Республикасы Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Ассоциациянең алтмыш бишенче утырышында цифрлаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Төбәкләрдә банк өлкәсендә яисә дәүләт идарәсендә булсынмы, күп процессларны оптимальләштерергә мөмкинлек бирә торган цифрлы инфраструктура формалаша. Парламентарийлар утырыш алдыннан Башкортстан Республикасы идарәсе үзәгендә булдылар, аның проект офисы агымдагы елның мартында ачылган иде. Идел буе закон чыгаручылары үзәк эшенең төп юнәлешләре, шулай ук Республиканың үсеш корпорациясе, Стратегик эшләнмәләр үзәге һәм Ситуацион үзәк эшчәнлеге белән таныштылар. Республика белән идарә итү үзәге эшенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе - территория белән идарә итүгә комплекслы якын килү һәм халык белән элемтәне оештыру. Башкортстанда төрле өлкәләрдәге вәзгыять мониторингының 70тән артык панеле булдырылган, алар буенча барлыкка килгән проблемаларның реаль вакыт режимында ничек хәл ителүен күрергә мөмкин.

Безнең республикада, Цифрлаштыру елында, глобаль цифрлаштыру дәвам итә, тормышның барлык өлкәләре цифрлы форматка күчә. Бәкер Рәмиев исемендәге ИТ-парк ачылу Татарстанның цифрлы индустриясе үсешенең яңа ноктасы булды. Иң мөһим бурыч - шәһәр белән авыл арасында тигезсезлекне бетерү, югары тизлекле интернет бүген иң ерак авылларга барып җитә. Барлык хезмәтләрнең 60%ка якынын татарстанлылар онлайн, электрон рәвештә ала инде.

Парламент эшчәнлегенә цифрлаштыру турында җентекләп утырыш кысаларында сөйләштеләр. Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтае рәисе Константин Толкачев закон чыгару органнары эшчәнлегендә программалы тәэмин ителешне куллануга унификацияләнгән якын килү булмауга игътибарны юнәлтте. «Бүген программа белән тәэмин итү һәм мәгълүмати-техник чаралар импортын алмаштыру зарурлыгы туды. Шуңа бәйле рәвештә дәүләт органнары өчен тәкъдим ителгән программалар исемлеген эшләү максатка ярашлы булып тора. Шулай ук федераль законнарга дәүләт хакимияте органнары өчен Россия программа тәэмин ителешен сатып алу, аны гамәлгә кертү һәм программа продуктларын модернизацияләү процедурасын гадиләштерүче үзгәрешләр кертү дә мантыйкка ярашлы булып тора, - дип басым ясады Башкортстан Дәүләт Җыелышы башлыгы. Идел буе закон чыгаручылары бу нисбәттән Дәүләт Думасына тиешле тәкъдимнәр белән чыгарга ниятли.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, санкцион басым шартларында илнең цифрлы индустриясен үстерү өстенлекле булып тора, шул ук вакытта мөһим проблемаларны - кадрлар һәм җиһазлар кытлыгын киметү, мәгълүмати иминлекне арттырыру мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк булачак. «Тулаем алганда, цифрлаштыру мәсьәләләрен хәл итү дәүләт хакимияте органнары, шул исәптән төбәк парламентлары эшенең үтә күренмәлелеген арттырачак, кирәкле мәгълүмат һәм документлар алуны җиңеләйтәчәк, ә депутатлар өчен - кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек төзү мөмкинлеге артачак”, - дип ассызыклады тулы вәкаләтле вәкил.

"Бүген мәгълүматны цифрлаштыру, мәгълүматтан файдалану мәсьәләләре мөһим, алар иртәгә икеләтә актуаль булачак, - дип билгеләп үтте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда, - бу шул исәптән хакимият органнары һәм депутатлар корпусы эшенең нәтиҗәлелеге мәсьәләләре дә хәзерге шартларда алар беренче планга чыга. Бүгенге катлаулы шартларда без илебезнең лидеры Владимир Путин тирәсендә берләшергә тиеш. Ассоциация мәйданчыгы моны оператив рәвештә эшләргә мөмкинлек бирә".

Идел буе закон чыгаручылары дәүләт һәм муниципаль контроль системасын реформалаштыру мәсьәләләренә тукталды. Игорь Комаров әйтүенчә, округның күпчелек төбәкләрендә элеккечә үк эшкуарлыкның бер субъектына карата контроль-күзәтчелек органнары тикшерүләренең күп булуы теркәлгән. "Хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә билгеләнгән чикләүләрне үтәүне күзәтергә һәм контроль чаралар уздырганда арттырып җибәрүләрне булдырмаска кирәк", - диде ул. Шул ук вакытта Игорь Комаров кабул ителгән чикләүләрне үтәүдә Татарстанны уңай яктан телгә алды.

Ассоциация эше барышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Чувашия Республикасы Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Имзаларны Татарстан һәм Чувашия парламентлары башлыклары Фәрит Мөхәммәтшин һәм Леонид Черкесов куйдылар.

«Бүген без Чувашия Республикасы парламенты белән хезмәттәшлек турында тарихи килешүгә кул куйдык, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, - без болай да узара тыгыз хезмәттәшлек итә идек, хәзер исә кануннар чыгаруда бер-беребезне хуплауга кагылышлы җаваплылыгыбыз артты».

"Бүген имзаланган килешү безнең парламент өчен бик мөһим, уртак эшне дәвам итү өчен, - диде Леонид Черкесов, - без үзара тәҗрибә уртаклашабыз, яңа идеяләр белән алмашабыз, аларны гамәлдә гамәлгә ашырабыз".

Бүген Ассоциация эше кысаларында төбәк канун чыгаручылары Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышында - Корылтаенда булдылар, шулай ук генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Утырыш эшендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Ассоциация координаторы, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе Евгений Люлин, Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров, Идел буе федераль округының 14 субъектыннан парламент башлыклары катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International