Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны кабул итте

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе, 13:21

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Татарстанлылар актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Казанда яшәүче пенсионер Владимир Сиденко Фәрид Мөхәммәтшинга инвалидлар өчен автомобильләр кую кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, шәһәрнең түләүле паркинг мәйданчыкларында инвалидлар өчен бушлай урыннар мохтаҗларның реаль ихтыяҗларын исәпкә алмыйча бүленгән.

Владимир Сиденконың икенче үтенече республикада волейбол хәрәкәте тарихы белән бәйле иде. ТР Волейбол федерациясе президентына әлеге массакүләм спорт төре ветераннары исеменнән мөрәҗәгать итеп, ул Татарстан командалары матчларында өлкән буын вәкилләре өчен даими тамашачылар урыннары бүлеп бирүне сорады. Ветеран шулай ук ТР волейбол тарихы музеена фоторәсемнәр тапшырды, анда ТАССР җыелмасы илдә берничә тапкыр җиңүче булган елларда аның катнашындагы команда сурәтләнгән.

Индивидуаль тернәкләндерү программасында билгеләнгән корсет белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтүне сорап, Фәрит Мөхәммәтшинга өченче төркем инвалид Марина Копейкина мөрәҗәгать итте. Аның әйтүенчә, быел ИПР программасы буенча инвалидларны корсетлар белән тәэмин итүгә тендерны Владимир өлкәсеннән бер компания откан. Нәтиҗәдә республика инвалидлары тәэмин итүче гаебе белән техник реабилитацияләү чараларын алуда кыенлыклар кичерә.

Азнакай шәһәрендә яшәүче Алинә Варламованың мөрәҗәгате Гагарин урамындагы 25нче йорт ишегалдын төзекләндерү һәм балалар мәйданчыгы булдыру белән бәйле иде. Бу сорау Дәүләт Думасы депутатларын сайлау кампаниясен уздыру чорында 2021 елда җыелган наказлар исемлегенә кертелгән. Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты белән элемтәгә кереп, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәләләрне хәл итү бурычын билгеләде. Ишегалды территориясе «Безнең ишегалды» республика программасына кертелгән, анда балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштыру планлаштырылган. Шулай ук 11 хуҗалык мәйданчыгы (келәм киптергечләр, кер элгечләр), яңа парковка урыннары урнаштырылачак.

Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин барлык мөрәҗәгатьләрне партиянең республика штабы контроленә алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International