Дәүләт Советында «СилаVправда» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе, 15:01

Бүген Дәүләт Советында «СилаVправде» дигән балалар иҗаты патриотик конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне һәм призерларны Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев котлады.

Ел саен үткәрелә торган конкурс, гадәттәгечә, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты әгъзасы Марат Галиев химаясендә республикада дүртенче мәртәбә узды инде. Быел конкурс «СилаVправде» девизы астында узды. Конкурсның төп максаты - үсеп килүче буынның илебез тарихына, илебезнең героик үткәненә карата хөрмәт тәрбияләү.

Конкурс 25 майдан 20 июльгә кадәр өч номинация буенча үткәрелде: «Шигырь», «Җыр» һәм «Рәсем». Анда 70тән артык укучы катнашты. Балалар үз шигырьләрен укыдылар, җырлар җырладылар, видеороликлар төшерделәр.

Конкурста җиңүчеләр 20 июльдә жюри эксперт комиссиясе тарафыннан билгеләнде.

Финалистлар эшләре белән https://яшел-хыяллар.рф сайтында танышырга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International