Фәрит Мөхәммәтшин яшь татарстанлыларга паспортлар тапшырды

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе, 12:32

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы алдыннан яшь татарстанлыларга Россия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы узды. Күптән түгел 14 яше тулган балаларга паспортны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Паспорт тапшыру тантанасына республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 25 укучы, уку алдынгылары, конкурслар, олимпиадалар, спорт ярышларында җиңүчеләр, классның һәм мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашучылар чакырылган иде. Чара башланыр алдыннан балалар һәм аларның әти-әниләре өчен парламент бинасы буйлап экскурсия оештырылды. Кунаклар парламентаризм музеенда булдылар, китапханә белән таныштылар, утырышлар залында истәлеккә фотога төштеләр.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгыраганнан соң, җыелучыларга Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте. "Бу мөһим һәм тәрбия чарасы парламент диварларында яшь татарстанлыларга Россия Федерациясе паспортларын тапшырганда үткәрелә торган күркәм традициягә әверелде, - дип билгеләде парламент җитәкчесе. - Шунысы да мөһим, бүгенге тантана Татарстан Конституциясен кабул итүгә 30 ел тулуга багышланган. Вакыт күрсәткәнчә, бу - республикабызның хокукый тормышын җайлаучы ышанычлы документ. Конституциянең закон буларак төп билгеләнеше - кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен тану, үтәү, яклау».

Дәүләт Советы Рәисе паспортны алуның зур җаваплылык йөкләвенә игътибар итте, ә бит яшь гражданнарның хокуклары белән бергә конституцион бурычлары да барлыкка килә.

Тантана азагында укучылар исеменнән җавап сүзе белән Зеленодольск районының 7нче мәктәбе укучысы Тимур Гыйльманов чыгыш ясады.

«Татарстан Республикасы Дәүләт Советында паспорт алу бик җаваплы булды. Без бу бинада республикабыз тарихы җелән таныштык, Татарстан Конституциясе кабул итү белән бәйле күп кенә фактларны белдек, нәкъ менә биредә без зур тормышка аяк бастык. Тормышымда Россия Федерациясе гражданины бурычларын намус белән үтәргә һәм илебезнең лаеклы улы булырга вәгъдә итәм, - диде Тимур Гыйльманов.

Тантаналы чарада ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Артем Кузнецов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, парламент депутатлары катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International