Халыклар бердәмлеге көне белән котлау

2022 елның 4 ноябре, җомга, 07:50

Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлау телеграммасы җибәргән.

«Бу бәйрәм буыннар арасында өзелмәс элемтәләрне, ватанпәрвәрлекне, бердәмлекне гәүдәләндерә, – диелә Россия Президенты телеграммасында, – без бабаларыбызның бөек казанышлары белән чын күңелдән горурланабыз, алар Ватаныбыз мәнфәгатьләрен һәрвакыт өстен куйганнар. Безне бүген дә Ватанга тугрылык, аның язмышы өчен шәхси җаваплылык хисе берләштерә. Без бергәләп теләсә нинди авырлыкларга җавап бирербез, иң катлаулы һәм масштаблы бурычларны хәл итәрбез дип ышанам».

Дәүләт Советы Рәисен һәм республика парламенты депутатларын Халыклар бердәмлеге көне белән РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин да котлады. "Россия үсеше һәм аның мәнфәгатьләрен яклау, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм янауларны җиңү - безне берләштерә торган бурычлар. Күпмилләтле халкыбызның көче – бердәмлектә, үз илебезгә ышануда", - дип билгеләгән Россия парламентының түбән палатасы башлыгы үз телеграммасында.

Котлау телеграммалары төбәкләрнең дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары җитәкчеләреннән, РФ ФҖ Дәүләт думасы депутатларыннан, Казанда аккредитацияләнгән чит дәүләтләрнең дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләреннән килә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International