Чиләбе өлкәсе делегациясе Татарстан парламентында булды

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе, 13:54

Бүген ТР Дәүләт Советында Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе урынбасары, “Өлкә телевидениесе” АҖ генераль директоры Олег Гербер булды.  Әлеге визит Татарстан һәм Чиләбе өлкәсе хөкүмәтләре арасында 2020 елда имзаланган Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган иде.

Килешү төбәкләрнең массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләренең һәм хезмәткәрләренең һөнәри һәм белем бирү чараларында үзара катнашуын оештыруны, норматив документлар, мәгълүмат һәм эш тәҗрибәсе белән алмашуны, дәүләт сәясәте өлкәсендәге чараларда катнашуны күздә тота.  Шуңа күрә Чиләбе өлкәсенең төбәк парламенты Рәисе урынбасары Олег Герберның сәфәре максаты "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының, "Татмедиа" АҖ һәм "Татарстан - Яңа гасыр" телекомапаниясенең эш тәҗрибәсен өйрәнү булды.

Республика парламентында кунакларны Дәүләт Советы депутаты, "Татарстан - Яңа гасыр" АҖ генераль директоры Илшат Әминов озатып йөрде. Ул республика телекомпанияләренең Татарстан дәүләт хакимиятенең югары закон чыгару органы эшчәнлеген яктыртуда парламент белән хезмәттәшлеге турында сөйләде. Телевизион комплексның аппарат-студия блогында һәм журналистлар өчен эш бүлмәсендә Дәүләт Советы матбугат хезмәте хезмәткәрләре кунакка республикада ММЧ белән оператив эшләү өчен кулланыла торган заманча технологияләр турында сөйләделәр.

Олег Гербер һәм аны озата йөрүче затлар утырышларның зур һәм кечкенә залларын, парламент китапханәсен, Татарстандагы парламентаризм тарихы музеен һәм матбугат конференцияләре залын карадылар.

Эш сәфәре барышында Чиләбе өлкәсе делегациясе өч көн дәвамында "Татмедиа" җитәкчелеге белән очрашырга, "Татарстан - Яңа гасыр" АҖ, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан китап нәшрияты һәм берничә басма редакциясендә булырга планлаштыра.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International