Комитет утырышында IT-өлкәне кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе, 14:12

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышында ИТ-тармакның кадрлар потенциалын үстерү турында сүз барды. Моннан тыш, депутатлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, эксперт җәмгыяте вәкилләре хезмәт базары өчен зарур булган цифрлы компетенцияләрне формалаштыру өчен шартлар тудыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук республика һәм федераль закон проектларын карадылар.

 «Татарстан цифрлы технологияләрне үстерү буенча Россиядә лидерларның берсе, бу юнәлештә актив эшли, республикада киң тәҗрибә тупланган, технопарклар булдырылган, Иннополис шәһәре төзелгән, парламентның профильле комитеты әлеге тема буенча күп очрашулар һәм утырышлар уздыра, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, - һичшиксез, бүген закон чыгару инициативалары буенча тагын бер кат эшләргә, Татарстанның цифрлы үсешен көчәйтү өчен, нинди законнар һәм законлы актлар кабул итәргә кирәклеген ачыкларга кирәк. Без алда булырга тиеш».

Комитетның бүгенге утырышының Татарстанның цифрлы индустриясен үстерүнең яңа ноктасына әверелгән Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында узуы очраклы түгел, чөнки иң мөһим юнәлешләренең берсе – аңлату, өйрәтү эшләрен алып бару.

Бәшир Рәмиев исемендәге технопарк 30 августта ачылды, ул республикада өченче ИТ-парк. Хәзерге вакытта тагын ике югары технологияләр технопаркы эшли - Казанда һәм Чаллыда, аларның резидентлары - 439 IT-компания. Яңа Казан IT-кварталы республика җитәкчелегенең ИТ-бизнес өчен уңайлы шартлар тудыру курсының логик дәвамы булды.

Профильле комитет әгъзалары ИТ-паркның генераль директоры Руслан Власов белән бергә технопаркны карадылар, биредә эшләүче сервис һәм иҗтимагый инфраструктура объектлары, стартап-хаб белән таныштылар һәм цифрлы китапханәдә булдылар. Технопаркта шулай ук робототехника, биотехнологияләр, 3D-модельләштерү, программалаштыру һәм прототиплаштыру буенча лабораторияләре булган балалар технопаркы, шулай ук киберспортны үстерү һәм тренировкалар өчен бөтен шартлар тудырылган Россиядәге иң эре киберарена урнашкан. Мондый белем бирү киңлекләрендә укучылар гына түгел, өлкән яшьтәге кешеләр дә катнаша.

Комитетның пленар утырышының төп темасы «ИТ-тармакның кадрлар потенциалын үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында цифрлы компетенцияләр формалаштыру турында булды.

«Татарстан Президенты үзенең Юлламасында технологик суверенитетны тәэмин итү, шул исәптән цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде, - дип басым ясады утырышны ачып, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин, - 2024 елга илдә ИТ өлкәсендәге белгечләргә ихтыяҗ 700 меңнән алып 1 млн. кешегә кадәр тәшкил итәчәк».

Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Рөстәм Һидиятуллин билгеләп үткәнчә, республикада ИТ-кадрлар профильле һәм өстәмә белем бирү кысаларында әзерләнә. 2016 елдан гамәлгә ашырыла торган “Кванториум” проекты (Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт) буенча гына да узган уку елында нейротехнология, ИТ-технологияләр, робот һәм радиотехника белгечлекләре буенча 3 меңнән артык укучы белем алган.

Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы каршындагы компетенцияләр үзәге базасында IT-куб проекты эшли, аның төп максаты - мәгълүмати технологияләр, робототехника һәм IT-инжиниринг өлкәсендә профориентация өчен инфраструктура мәйданчыгы булдыру. Узган уку елында гына да "мобиль робототехника", "VR-кушымталар эшләү", "системалы администрирование", "кибергигиена", "мобиль эшләнмә", "Pyton телендә программалаштыру" белгечлекләре буенча 1 меңнән артык укучы белем алган.

Республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада ике IT-куб проекты эшли башлаган, ел азагында шундый проект Алабугада да старт алачак.

Республикада 11 югары уку йортында һәм аларның 10 филиалында югары ИТ-белем алырга мөмкин. Хәзерге вакытта ИТ-юнәлешләр буенча 10 меңнән артык студент укый. Соңгы елларда кабул итүнең, 50% ка диярлек арткан. ИТ-юнәлешләр буенча иң күп белгечләрне К(И)ФУ, КНИТУ-КАИ, КНИТУ-КХТИ, КДЭУ һәм Иннополис университетында әзерлиләр.

Шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендә урта махсус һөнәри белем бирү оешмалары (барлыгы 4,7 мең укучы) әзерли, алар арасында Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжы, Яр Чаллыда В.Д. Поташов исемендәге техник колледж, Казан технология һәм дизайн көллияте, Әлмәт политехника техникумы һәм башкалар бар.

Депутатлар фикеренчә, кадрлар мәсьәләләрен җитештерү процесслары белән бердәм бәйләнештә карарга кирәк. Аерым алганда, Марат Галиев республикада машина төзелеше предприятиеләре күп булуын, әмма IT-технологияләр белән тыгыз багланышлар сизелмәвен, җитештерүне цифрлаштыруга ихтыяҗ зур булмавын искәртте. "Бу дәрәҗәдә без алга киткән илләр белән чагыштырганда башлангыч стадиядә тоткарланып калдык", - диде ул. Марат Галиев фикеренчә, мондый мәсьәләләрне хәл итү буенча бердәм координация үзәге булдыру кирәк.

Бердәм программа белән тәэмин итүгә күчүгә кагылышлы сораулар да бар. Импортны алмаштыруга күчү аларның зарурлыгы кискенәйтте "Бөтен циклы үзебездә җитештерелгән продукцияләр белән башкарылган предприятиеләрне мисалга китереп буламы?" - дип кызыксынды Марат Галиев министрлык хезмәткәрләреннән. "Татарстанда юк, әмма Россиядә инде Газпром базасында бар", - дип җавап бирде Рөстәм Һидиятуллин.   

ИТ-тармакның кадрлар потенциалын алга таба үстерү өчен депутатлар сәләтле яшьләрне ачыклауга һәм ИТ-белгечлекләрне популярлаштыруга юнәлтелгән чаралар уздыруны активлаштырырга тәкъдим иттеләр.

Бүген парламентарийлар Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында булган мәҗбүри таләпләрне билгеләү һәм аларны куллануны бәяләү һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына экспертиза ясау турында фикер алыштылар. Әлеге закон проектын кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле.

Бүген профильле комитет утырышында каралган «Бөлгенлек (банкротлык) турында» Федераль законның
126 һәм 134 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында федераль закон проекты куркыныч җитештерү объектының имин торышы өчен кирәкле чыгымнар күләме туктатылу яки кимү турындагы мәсьәләне төгәлләштерүгә юнәлтелгән. Закон проекты тарафыннан техноген һәм экологик һәлакәт яки кешеләр үлеме куркынычы янаган чынбарлыкны бәяләү критерийлары, шулай ук агымдагы түләүләрне чираттан тыш чыгымнарга кертү критерийлары кертелә.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International