Инициатив проектларны финанслау формасы территорияләрне үстерүнең өстәмә мөмкинлекләрен тудыра, дип саныйлар Дәүләт төзелеше комитеты депутатлары

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе, 14:14

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды, анда җирле үзидарә турындагы законнарны үзара салым һәм перспективалы инициатив проектлар өлешендә гамәлгә ашыру барышы каралды. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Депутатларга җирле үзидарә турындагы законнар кысаларында территорияләрне үстерүдә инициативалы проектларны гамәлгә ашыру турындага сорауны тәкъдим итеп, комитет рәисе Альберт Хәбибуллин, 2021 елда федераль законнар нигезендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә халык катнашуының тагын бер формасы барлыкка килүне искә төшерде. "Республика законнарына шулай ук инициативалы проектларны җирле администрациягә кертү мөмкинлеге каралган үзгәрешләр кертелде, - дип билгеләде ул. - Инициатив проектлар әлеге проектны гамәлгә ашыруда кызыксынучы затларның финанс, мөлкәт һәм хезмәт катнашы белән, җирле бюджет исәбеннән гамәлгә ашырыла. Әлеге законның төп максаты - муниципаль дәрәҗәдә инициативалы проектларны гамәлгә ашыру практикасын үстерү өчен хокукый нигезләр булдыру, алар гражданнарның җирле проблемаларны хәл итүдә катнашуына өстәмә мөмкинлек бирәчәк".

Альберт Хәбибуллин сүзләренә караганда, мондый проектларның бер үзенчәлеге - аларны республика һәм җирле бюджетларның финанс ярдәме хисабына гына түгел, шулай ук аерым затларның (гражданнарның, шәхси эшмәкәрләрнең һәм оешмаларның) мөлкәти һәм шәхси хезмәт катнашуы хисабына гамәлгә ашыру мөмкинлеге.

Гражданнарның үзара салым һәм перспективалы проектлар өлешендә җирле үзидарә турындагы кануннарны гамәлгә ашыру барышы турында мәгълүматны "ТР Муниципаль берәмлекләре Советы" ассоциациясе башкарма секретаре Александр Барышев тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, 2022 елда халык тарафыннан 345,8 млн сум җыелган, республика бюджеты ягыннан финанслау 1,35 млрд сум тәшкил иткән. Бу акчалар нигездә юл эшләренә (47 %), территорияләрне төзекләндерүгә (19 %), су белән тәэмин итүгә (10 %), зиратларны төзекләндерүгә (10 %) һәм башка максатларга юнәлдерелгән.

Үзара салым турындагы карарлар авыл җирлегенең бөтен халкы һәм аерым торак пунктлар халкы катнашында гражданнар җыеннарында кабул ителә. Шулай ук җыеннарны этаплап уздыру да каралган. Хәзерге вакытта "ТР муниципаль берәмлекләре Советы" ассоциациясе инициатив бюджетлау формасын гамәлгә кертү мөмкинлекләрен өйрәнү белән шөгыльләнә. Илнең аерым төбәкләрендә ул төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге бюджет финанславы белән расланган. Александр Барышев билгеләп үткәнчә, проектлы бюджетлау процедурасы билгеле бер кыенлыклар белән бәйле, әмма шул ук вакытта халыкның җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда катнашу мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирә.

Тәкъдим ителгән мәгълүмат буенча фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, депутатлар Хафиз Миргалимов, Римма Ратникова һәм Ольга Воронова катнашты. Алар үзара салым нәтиҗәсендә җыелган акчаларны контрольдә тоту, шәһәрләрдә һәм эре шәһәрләр составындагы поселокларда үзара салым һәм инициатива проектлары җыеннарын уздыруның песрпективалары, шулай ук иҗтимагый проектлар формасын республика һәм муниципаль бюджетларга кертү мәсьәләләре белән кызыксындылар.  

Фикер алышуларга йомгак ясап, Альберт Хәбибуллин, 2013 елдан бирле кулланыла торган үзара салым формасы безнең республикада үзенең нәтиҗәлелеген һәм кирәклеген раслады, бигрәк тә авыл җирлегендә, дип билгеләп үтте. "Кешеләр, гомуми эшкә үз кертемнәрен файдалануның чын нәтиҗәләрен күреп, аңлы рәвештә анда бик актив катнаша, - диде ул. - Ләкин әгәр элек җирле үзидарә органнары бизнестан, эшмәкәрләрдән һәм предприятиеләрдән финанс ярдәме ала алмаган булсалар - моны закон рөхсәт итми иде, хәзер андый мөмкинлек бирелә. Инициатив проектларны бюджетлаштыруның яңа формасы аны бөтен җирдә файдалануны мәҗбүри итми, ә территорияләрне үстерүнең өстәмә мөмкинлекләрен тудыра".

Комитет әлеге сорау буенча тиешле карар кабул итте.

Утырышта шулай ук комитетның 2019 елның октябреннән 2022 елның ноябренә кадәр эше турында хисап каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International