«Бердәм Россия» фракциясенең һәм «Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеменең уртак утырышы узды

2022 елның 18 ноябре, җомга, 10:14

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясенең һәм «Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеменең уртак утырышы узды, анда парламентарийлар бушлай юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта сүз "Бердәм Россия" партиясенең гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрүне оештыру буенча төбәк бүлеге эше турында барды. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

"Квалификацияле юридик ярдәм алу гражданнарның конституцион хокукы булып тора", - дип ассызыклады ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча чыгыш ясаганда.

Республикада ике бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасы формалашкан - дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган.

 Дәүләт системасында катнашучылар - башкарма хакимият органнары, аның карамагындагы учреждениеләр, дәүләт юридик бюросы һәм адвокатлар. Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт системасының төп катнашучылары булып адвокатлар тора. Хәзерге вакытта 149 адвокат бушлай консультацияләр бирә, алар республиканың бөтен территориясен диярлек үз эченә ала.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләтнеке булмаган системасына югары уку йортлары каршында төзелгән юридик клиникалар һәм дәүләтнеке булмаган түләүсез юридик ярдәм үзәкләре керә. Хәзерге вакытта республикада 7 юридик клиника һәм бер дәүләтнеке булмаган үзәк эшли. Дәүләтнеке булмаган үзәк Казанда эшли, Чаллыда һәм Түбән Камада филиаллары бар.

Рөстәм Заһидуллин сүзләренә караганда, эшчәнлекнең мөһим юнәлеше - гражданнарга бушлай юридик ярдәм турында мәгълүмат җиткерү. Әйтик, республика халкы Татарстанның интерактив картасында (Татарстан Республикасы геопорталы) онлайн режимда ярдәм алу урынын, кабул итү вакытын һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә катнашучылар турында кирәкле контакт мәгълүматын сайлый ала.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Түләүсез юридик ярдәм» гиперссылкасы эшли, ул республикада хокукый ярдәм алу урыннары һәм ысуллары турында мәгълүматка күчү өчен эшләнә.

 Түләүсез юридик ярдәм турында мәгълүмат массакүләм мәгълүмат чараларында, “Интернет” челтәрендә бастырыла, башкарма хакимият органнарының рәсми сайтларында, мәгълүмат стендларында урнаштырыла.

Юстиция министрлыгында "кайнар линия" телефоны эшли.

2019 елда ТР Юстиция министрлыгының бушлай юридик ярдәм үзәге оештырылган. "Үзәкнең үзенчәлеге - ярдәмнең барлык гражданнарга да категориясенә һәм мәсьәләсенә карамастан күрсәтелүе, - дип сөйләде Татарстан Республикасы юстиция министры, - Үзәк эшенә дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган системаларда катнашучылар җәлеп ителде. Гражданнар атна саен кабул ителә. Гражданнарга уңайлы булсын өчен «кайнар линия» телефоны буенча алдан язылып була.

 2021 елда Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан "Хокукый агарту һәм түләүсез юридик ярдәм бердәм дәүләт порталын" булдыру эше башланган. Татарстан әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча сынау төбәге булды. Хәзерге вакытта порталның эчтәлек һәм функциональ өлешен формалаштыру буенча эш алып барыла.

Әлеге утырышта парламентарийлар Луганск һәм Донецк халык республикалары халкына гуманитар ярдәм оештыру мәсьәләләренә тукталды. Марттан ноябрьгә кадәр ЛХР һәм ДХРга гомуми авырлыгы 658,3 тонна булган 45 гуманитар ярдәм фурасы җибәрелгән. Республиканың барлык дәрәҗәләрдәге депутатлар, партия активы һәм тарафдарлары тарафыннан да мохтаҗларга һәм мәҗбүри күчеп китүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен 4,5 млн. сумнан артык акча җыелган.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" традицион акциясе кысаларында канцелярия кирәк-яраклары булган 1,8 меңнән артык мәктәп портфеле һәм спорт инвентаре сатып алынган. Лисичанск шәһәреннән (ЛХР) килгән 207 укучыга «Заречье» балалар сәламәтләндерү лагеренда ял иткәндә портфельләр тапшырылган.

Шулай ук республиканың бердәмроссиялеләре «Донбасска китаплар» һәм «Әбием кайгыртуы» федераль проектларында актив катнаштылар, Лисичанск шәһәренең икмәк пешерүчеләре эшен яңадан торгызуда җитди ярдәм күрсәттеләр, 90 тоннадан артык арыш һәм бодай оны җибәрделәр.

Фракция утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International