Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз җиденче утырышы ачылды

2022 елның 18 ноябре, җомга, 10:15

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз җиденче утырышы ачылды.

Парламент Президиумы  карары белән утырышының көн тәртибенә  15 мәсьәлә тәкъдим ителгән иде, шул исәптән 4 республика законы проекты һәм 3 федераль закон проекты. Утырышның көн тәртибенә кертелгән республика законы проектларының икесе – беренче, тагын икесе икенче укылышта каралачак.

2023 елга һәм пландагы 2024, 2025 елларга Татарстан Республикасы бюджеты һәм Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фонды бюджеты турында закон проектлары икенче укылышка әзерләнгән. Беренче укылышта мәгариф турында (физик мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны ике тапкыр бушлай ашатуны күздә тоткан) һәм Татарстан Республикасының норматив-хокукый актлары проектларының җайга салу көчен бәяләү турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары каралачак.

Утыз җиденче утырышта шулай ук Дәүләт Советының калдыклар белән эш итү өлкәсендә федераль законны камилләштерү инициативасы каралачак. Аерым алганда, Дәүләт Советы җитештерү һәм куллану калдыклары турында федераль законга үзгәрешләр кертү хакында закон проектын Дәүләт Думасына кертүне, шулай ук Россия парламентының түбәнге палатасы Рәисе Вячеслав Володинга һәм Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинга сыек көнкүреш калдыклары белән эш итүне хокукый җайга салу буенча тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итәргә ниятли.

Утыз җиденче утырыш кысасында Дәүләт Советының киләсе елга закон проектларын эшләү буенча якынча план проекты каралачак. Көн тәртибенә шулай ук Дәүләт Советының Яшьләр парламенты турында карарына үзгәрешләр кертү хакында мәсьәлә урын алган. Депутатлар, федераль закон чыгаручылар кебек үк, яшьлек чорын 35 яшькә кадәр җиткерүне тәкъдим итә (Россиядә кабул ителгән яңалыкларны һәм киләсе чакырылышларда яшьләр парламентларын булдыруда исәпкә алу өчен).

Утырышта депутатлар Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетының алтынчы чакырылыш башланганнан бирле эше турында һәм Югары Суд Рәисенең Татарстанда җәмәгать юстициясе эшчәнлеге турында чыгышын тыңлаячак.

Профильле комитет рәисләре көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Утырышның көн тәртибе буенча фикер алышу нәтиҗәсендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утыз җиденче утырышының көн тәртибе түбәндәгечә расланды:

1.Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2.«Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 353-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

3.«2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 344-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

4.«2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында»
345-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

5.«Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында булган мәҗбүри таләпләрне билгеләү һәм аларны куллануны бәяләү һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына экспертиза ясау турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 350-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6.«Татарстан Республикасында гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүе өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 352-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7.«Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 349-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8.«Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» 355-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында  (I укылыш).

9.«Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 357-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш). 

10.2023 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы проекты турында.

11.«Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буена Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

12.Сыек көнкүреш калдыклары белән эш итүне хокукый җайга салуны камилләштерү зарурлыгы турында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе В.В. Володинга һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  мөрәҗәгате хакында.

13.«Үтәтү эшен алып бару турында» 2007 елның 2 октябрендәге 229-ФЗ номерлы Федераль законның 40 статьясына үзгәрешләр кертү зарурлыгы хакында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе В.В. Володинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  мөрәҗәгате турында.

14.«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты турында» 2019 елның 11 июлендәге 2983-V ДС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

15.Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының 2019 елның сентябреннән 2022 елның ноябренә кадәрге эш чорына хисабы.

16.Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе мәгълүматы.

17.«Ядкарь» генеалогия проекты турында мәгълүмат.

18.«Корал турында» Федераль законның 13 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»  1196104-7 номерлы федераль закон проекты турында.

19.«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 197803-8 номерлы федераль закон проекты турында (авыр үтелә торган җирлек, су, тау объектлары, спелеологик һәм башка объектлар буенча уза торган, тормыш өчен аеруча куркыныч тудыруга, туристларның (экскурсантларның) сәламәтлегенә һәм аларның мөлкәтенә зыян салуга бәйле булган хәрәкәт итү маршрутлары буенча мәгълүмат бирү тәртибен бозган өчен административ җаваплылык билгеләү өлешендә).

20.«Бөлгенлек (банкротлык) турында» Федераль законның 126 һәм 134 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 212656-8 номерлы федераль закон проекты турында (бурычлының чираттан тыш каплана торган чыгымнары өлешендә).

21.«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга үзгәреш кертү хакында» 208706-8 номерлы федераль закон проекты турында (санкцияләргә каршы ярдәм чараларын дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге күчемсез мөлкәтне арендага алучыларга карата куллану мәсьәләсе буенча).

22.«Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Федераль законның 15 һәм 25 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 221974-8 номерлы федераль закон проекты турында (кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү инфраструктурасын барлыкка китерә торган оешмалар исемлеген авыл хуҗалыгы кооперациясе өлкәсендә компетенцияләр һәм фермерларга ярдәм үзәге белән тулыландыру өлешендә).

23.«Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 19 һәм 291 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 217653-8 номерлы федераль закон проекты хакында (пассажирлар йөртүгә рөхсәте булган йөртүче тарафыннан пассажирлар йөртү вакытыннан алда туктатылганда, пассажирларны вакытлыча йөртүне оештыру турында һәм, хәрәкәттә чикләүләр кертелгәндә, маршрутларны үзгәртү яисә юкка чыгару хакында).

24.«Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 41 статьясына үзгәреш кертү турында» 217224-8 номерлы федераль закон проекты хакында (түләүле автомобиль юллары буенча мәктәп автобусларының түләүсез йөрүе хакында).

25.«Россия Федерациясе Торак кодексының 23 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 209283-8 номерлы федераль закон проекты хакында (торак (торак булмаган) урынны торак булмаган (торак) урынга күчерү процедурасын камилләштерү өлешендә).

26.Төрлесеннән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International