Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев белән очрашты

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе, 16:00

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев белән очрашты.

Нур-Солтанда узган очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин һәм Нурсолтан Назарбаев илләр арасында икеяклы мөнәсәбәтләрне ныгыту кысаларында Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышты.

«Илебезгә сәфәрегезне хуплыйм. Татарстан — Россиянең үсә торган төбәге. Сез Казахстан парламенты Мәҗлесендә һәм Сенатта да сөйләшүләр уздырдыгыз. Минем өчен безнең мөнәсәбәтләр кадерле», — диде Казахстанның беренче Президенты.

Фәрит Мөхәммәтшин Нурсолтан Назарбаевка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевтән сәламнәр тапшырды. "Сезнең Татарстанга килгән чакларыгызны матур хатирә итеп саклыйбыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – киләчәктә дә безнең җитәкчеләрнең  бер-берсенә эшлекле сәфәрләре ешаеп  Россия-Казахстан  төбәкләре арасында хезмәттәшлек киңәер дип ышанам".

Очрашуда Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Римма Ратникова катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International