Махсус икътисадый зоналарның идарәче компанияләренә мөлкәткә салым буенча ташламалар бирелде

2022 елның 18 ноябре, җомга, 10:28

Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында законның 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Сүз махсус икътисадый зоналар территориясендә төзелгән индустриаль (сәнәгать) паркларның идарәче компанияләре мөлкәте турында бара.

Хәзерге вакытта, РФ Салым кодексы нигезендә, махсус икътисадый зоналарның идарәче компанияләре тарафыннан таныла торган һәм баланста күчемсез милек төп чаралар объектлары буларак исәпкә алына торган, махсус икътисадый зоналар төзү турындагы килешүләрне гамәлгә ашыру максатларында төзелгән оешмалар күрсәтелгән мөлкәтне исәпкә куйган айдан соң килә торган айдан соңгы ун ел дәвамында салым салудан азат ителә. Ташламалар күрсәтелгән мөлкәтне исәпкә кую аеннан соң ун ел дәвамында бирелә, һәм хәзерге вакытта аларның гамәлдә булуы, шул исәптән «Алабуга» МИЗның вакыты чыга.

Федераль дәрәҗәдә билгеләнгән ташламаның гамәлдә булу срогын озайту максатыннан, закон проекты белән 2023-2025 елларга оешмалар мөлкәтенә салым буенча әлеге мөлкәткә карата исәпләнгән салым суммасының 50 проценты күләмендә ташлама күздә тотарга тәкъдим ителә.

Закон проекты белән өстәмә рәвештә  Татарстан Республикасында Россия Федерациясе законнары нигезендә, сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зоналар территориясендә төзелгән индустриаль (сәнәгать) парк идарәче компанияләре өчен индустриаль (сәнәгать) паркы эшчәнлеге максатларында төзелгән һәм 2023 елның 1 гыйнварыннан   файдалануга тапшырылган мөлкәткә карата, мондый мөлкәтне аерым исәпкә алып бару шарты белән, 2023-2025 елларга салым салудан азат итү һәм салымны 2026-2028 елларга исәпләнгән суммасының   50 проценты күләмендә түләү рәвешендәге ташламалар карала.

Депутат Дмитрий Самаренкин билгеләп үткәнчә, закон проектын тәкъдим итеп,  бүгенге көндә махсус икътисадый зоналар - икътисадый эшчәнлекнең өстенлекле төрләренә турыдан-туры инвестицияләрне җәлеп итү буенча иң масштаблы проектларның берсе. «Инвестицияләр, үз чиратында, икътисадны, технологик алгарышны һәм инновацияләрне үстерүгә, кадрларның квалификациясен күтәрүгә, мәгълүмат һәм республиканың һәм тулаем дәүләтнең социаль-икътисадый тормышын яхшырта торган башка факторларга ярдәм итә», - дип  басым ясады депутат.

Дмитрий Самаренкин әйтүенчә, закон проектына республика Президенты, Дәүләт Советының Хокук идарәсе, Прокуратура, Хисап һәм Иҗтимагый палаталарның уңай нәтиҗәләре бар.

Бүген кабул ителгән закон проекты якын арада ТР Президентына кул куюга юнәлдереләчәк.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International