Бюджет турындагы закон проекты Татарстан Президентына имзалануга юнәлтелә

2022 елның 18 ноябре, җомга, 10:35

2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына республика бюджеты турында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде, документ якын арада Татарстан Президентына кул куюга юнәлдереләчәк, шуннан соң республика законы статусын алачак.

Дәүләт Советына 29 сентябрьдә кергән бюджет турындагы закон проекты парламентның профильле комитетлары утырышларында каралды, парламент тыңлаулары форматында һәм республиканың барлык муниципалитетлары катнашында узган республика киңәшмәсендә киң фикер алышынды. 20 октябрьдә республиканың төп финанс законы беренче укылышта кабул ителде.

Республика бюджеты турындагы закон проектына икенче укылышка әзерләү чорында регламент срокларына 701 төзәтмә кертелгән. Шуларның 660 ы республика Министрлар Кабинетыннан кергән. Дәүләт Советы депутатларыннан - 24 төзәтмә, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетыннан - 17 төзәтмә. Депутатлар тарафыннан кертелгән төзәтмәләр җентекләп эшләнгән, алар буенча уртак карарлар чыгарылган һәм шуңа күрә алар профиль комитеты утырышына кадәр үк кире алынган.

Нәтиҗәдә 677 төзәтмә каралган, шуларның 660ы Министрлар Кабинетыннан,  унҗидесе Бюджет, салымнар һәм финанс комитетыннан  кергән төзәтмәләр. Алар барысы да Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты тарафыннан кабул ителүгә тәкъдим ителде.Төзәтмәләр нигездә өстәмә федераль акчалар өлешендә бюджетны төгәлләштерүгә юнәлдерелгән. Федераль бюджеттан кергән барлык акчалар максатчан, аларның күбесе республика бюджеты ягыннан уртак финанслауны таләп итә.  

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, Министрлар Кабинеты төзәтмәләрен өч блок буенча төркемләргә мөмкин. Төзәтмәләрнең беренче блогы (416 төзәтмә) федераль дәрәҗәдә 2 нче укылышка төзәтмәләр (нигездә, республика бюджетыннан финанслашу әһәмиятен исәпкә алып, субсидияләр буенча) әзерләүгә бәйле рәвештә федераль бюджет чаралары буенча чыгымнарны чагылдыруга кагыла. Үзгәрешләр 80 юнәлешкә кагыла.

Федераль акчаларның күләме 2023 елда 9,9 млрд. сумга артачак һәм 61,8 млрд. сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте Леонид Якунин. Татарстан Республикасы ягыннан проектларны финанслашу әлеге максатларга резервланган республика бюджетының аерым юнәлешләр буенча акчаларын яңадан бүлү исәбенә тәэмин ителә. 2023 елда бу максатларга республика бюджетында 1,9 млрд. сум каралган.

Икенче блок (54 төзәтмә) аерым норматив хокукый актлар кабул итүгә, бюджет ассигнованиеләрен төгәлләштерүгә һәм Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары буенча акчаларны яңадан бүлүгә бәйле. Өченче блок - йомгаклау, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алу.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитетыннан 17 төзәтмә кергән. "Безнең тарафтан 2023 - 2025 елларга федераль бюджет проектын икенче укылышта әзерләүгә кертелгән төзәтмәләр эшләнде, - дип аңлатты Леонид Якунин, - Татарстанга өстәмә рәвештә 2023 елга 160,5 млн. сум күләмендә федераль акчаларны исәпкә алырга тәкъдим ителде, шул исәптән гражданнарның аерым категорияләренә социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтүгә субсидияләр һәм авыл территорияләрен комплекслы үстерүне тәэмин итүгә субсидияләр. Республика бюджетыннан финанслауны тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү максатларында 94,96 млн. сум акча тәкъдим итәбез. Әлеге акчалар финанслауга каралган республика бюджеты акчаларын яңадан бүлү исәбенә тәэмин ителә».

Кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәләре буенча бюджет турындагы закон проекты тулаем алганда түбәндәге параметрлар белән кабул ителер иде:

- 2023 елда керемнәр  343 млрд. 933 млн. 710 мең 300 сум, чыгымнар - 371 млрд. 081 млн. 210 мең 800 сум, дефицит - 27 млрд. 147 млн. 500 мең сум 500 сум;

- 2024 елда керемнәр - 367 млрд. 407 млн. 890  мең 200 сум, чыгымнар - 394 млрд. 637 млн. 646 мең  200 сум, дефицит - 27 млрд. 229 млн. 756 мең сум; дефицит - 27 млрд. 229 млн. 756 мең сум;

- 2025 елда керемнәр - 366 млрд. 968 млн. сум. 259 мең 300 сум, чыгымнар - 394 млрд. 354 млн. 206 мең 100 сум, дефицит - 27 млрд. 385 млн. 946 мең 800 сум тәшкил итәчәк.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International