Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде

2022 елның 18 ноябре, җомга, 10:43

Бүгенге  утырышта 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев билгеләп үткәнчә, Территориаль мәҗбүри медицина иминияте бюджеты турындагы закон проектына 10 төзәтмә кергән, шул исәптән - Бюджет, салымнар һәм финанс комитетыннан 3 төзәтмә һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан 7 төзәтмә.

Аерым алганда, ММИ Федераль фондыннан өстәмә акчалар хисабына бюджетның керем һәм чыгым өлешләре арта. Нәтиҗәдә керемнәр һәм чыгымнар 2023 елда 70,6 млрд. сум тәшкил итәчәк, фонд бюджеты дефицитсыз булып кала бирә.

Камил Нугаев аңлатканча, «2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына Мәҗбүри медицина иминияте Федераль фонды бюджеты турында» Федераль закон проекты белән Татарстан Республикасына субвенция 2023 елга 60,2 млрд. сумга кадәр арттырылган, бу 2022 - 2024 елларга расланган нормативлардан чыгып исәпләнелгән субвенция күләменнән 3,3 млрд. сумга күбрәк.

2024 һәм 2025 елларның планлы чорына субвенцияләр 4,3 млрд. сумга һәм 7,8 млрд. сумга арту планлаштырыла.

Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджетара трансфертлар күләме 2025 елга 84,6 млн. сумга арткан.

План чорына мәгълүматлар.

2024 елга керемнәр һәм чыгымнар -  75,1 млрд. сум;

2025 елга керемнәр һәм чыгымнар - 78,8 млрд. сум;

План чорына бюджет кытлыгы планлаштырылмый.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International