Закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектлар парламентның закон чыгару эшенең якынча планына 28 ноябрьгә кадәр тәкъдимнәр кертә ала

2022 елның 18 ноябре, җомга, 11:23

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елга закон проекты эшенең якынча планы проекты кабул ителде. Документны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин тәкъдим итте.

2023 елга Дәүләт Советының закон проекты эшенең якынча планы проектына закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектлардан 27 тәкъдим кергән. Якынча план традицион дүрт бүлектән тора: дәүләт төзелеше, икътисадый һәм социаль сәясәт, Дәүләт Советының закон чыгару инициативалары.

28 ноябрьгә кадәр закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектларның, Законлылык һәм хокук тәртибе комитетына җибәреп, закон чыгару эшенең якынча планына кадәр тәкъдимнәр кертә ала.

Закон проекты эшенең ахыргы планы агымдагы елның декабрендә, кергән тәкъдимнәрне исәпкә алып расланачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International