Дәүләт Советы көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә федераль законнарны камилләштерү тәкъдиме белән чыга

2022 елның 18 ноябре, җомга, 12:11

Дәүләт Советы Дәүләт Думасына һәм Россия Хөкүмәтенә көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә федераль законнарны камилләштерү буенча инициативалар җибәрәчәк. Бүген парламент утырышында шундый карар кабул ителде. Аерым алганда, Дәүләт Советы РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы федераль законга үзгәрешләр кертү турында закон проектын кертәчәк, шулай ук Россия парламентының түбән палатасы рәисе Вячеслав Володинга һәм РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга сыек көнкүреш калдыклары белән эш итүне хокукый җайга салуны камилләштерү буенча тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итә.

"Әлеге инициативалар ­ "чүп реформасын" гамәлгә ашыру мониторингы буенча эшче төркем эшчәнлегенең билгеле бер нәтиҗәләре, - дип билгеләп үтте Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, – проблемаларның һәм тәкъдимнәрнең күп төрлелеген исәпкә алу, каты коммуналь калдыклар реформасы торышына максималь рәвештә күз салу иң стандарт булмаган чишелешләр таләп итә. Республика парламенты бу нисбәттән Идел буе Закон чыгаручылары ассоциациясе кысаларында ачык фикер алышу тәкъдиме белән чыкты һәм моны республика Президенты да хуплады. Асылда, бу безнең закон чыгару инициативаларының һәм тәкъдимнәрнең "башлангыч ноктасы" булды.

Тәкъдим ителә торган закон инициативасын анализлауга күчеп, Александр Тыгин җитештерү һәм куллану калдыклары турында федераль закон төшенчәләренә  "төзелеш" һәм "яшел" калдыклар өстәргә һәм ККК  милкен җайга салуның махсус хокукый нормасын кертергә тәкъдим ителә (махсус статья кертелә - "Милек хокукы объекты буларак калдыклар"). «Безнең карашыбызча, милек институтын төгәлләштерү тулы канлы эшмәкәрлек мохитен булдырырга мөмкинлек бирәчәк һәм тарифларны җайга салуының нәтиҗәлелеген арттырачак, - диде Александр Тыгин, - без шулай ук реформаның соңгы илкүләм максатлары турында 2030 елга кадәр онытырга тиеш түгел: чүп-чарны сортларга аеру һәм эшкәртү культурасын формалаштыру».

Закон проекты буенча, чүп-чар калдыкларга, төзелеш калдыкларына милек хокукына, контейнер мәйданчыкларын булдыру һәм карап тоту, чүп чыгаруның тарифлары, территориаль схемаларына, агач калдыкларына кагылышлы маддәләргә үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

Санкцияләнмәгән чүплекләрнең 80 процентка кадәрендә төзелеш һәм ремонт чүп-чары. Әлегә андый калдыклар белән эш механизмы юк. Шул сәбәпле «Төзелеш һәм ремонт калдыклары» дигән төшенчәне аерым кертү һәм махсус кагыйдәләр билгеләү күздә тотыла. Әлегә кадәр закон буенча бу өлкәдә кагыйдәләрне мөстәкыйль билгеләү вәкаләтләре төбәкләргә бирелми.

Закон проекты белән чүп-чар калдыкларга милек хокукын раслау күздә тотыла, каты көнкүреш калдыклары хуҗасы итеп төбәк операторын билгеләү тәкъдим ителә.

Шулай ук, контейнер мәйданчыкларын булдыру һәм карап тотуны да төбәк операторына йөкләү тәкъдиме бар. Александр Тыгин хәзерге вакытта моның өчен җирле үзидарә органнары җавап бирүен, ләкин җирле бюджетта мондый мәйданчыклар булдыруга акча каралмаганын искәртте.

«Төбәк операторларының гомуми тарифында транспортлау 70 процентка кадәр җитә. Бу хезмәтне төрлечә көйләп, идарә итеп була торганнар рәтенә кертү тәкъдим ителә. Тариф күмү һәм термик утильләштерүгә чыгымнарны гына чагылдыра, ә транспортлау аңлаешлы, ачык түгел. Башка коммуналь хезмәтләрдә бөтен тариф аңлаешлы, үтә күренмәле», - дип белдерде комитет рәисе.

Федераль закон буенча, төбәк операторлары агач ботаклары - «яшел» калдыкларны утильләштерү өчен җавап бирми. Закон проекты нигезендә, каты көнкүреш калдыкларына «яшел» калдыкларны да кертү ниятләнә. «Төбәк операторлары утилизация белән шөгыльләнергә әзер, бу мөмкинлекне закон кысаларында карау зарур», - дип белдерде Александр Тыгин.

Эшләнгән закон проекты алдан федераль башкарма хакимият органнары фикерен белү өчен РФ Хөкүмәтенә җибәреләчәк.

Якын арада шулай ук Дәүләт Советының РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга һәм РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга сыек көнкүреш калдыклары белән эш итүне хокукый җайга салуны камилләштерү кирәклеге турында мөрәҗәгать юлланачак.

"Сыек көнкүреш калдыклары мәсьәләсе шәһәр секторыннан бигрәк, бер катлы һәм аз катлы йортлар, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да кагыла, – дип билгеләп үтте Александр Тыгин, – мөрәҗәгать проектын тәкъдим итеп, – суүткәргечнең үзәкләштерелгән системасына тоташтырылмаган торак йортлары канун нигезендә регламентланмый диярлек. Бүген сыек көнкүреш калдыклары дигән билгеләмә юк, тарифлар билгеләүдә һәм махсус транспортның калдыкларны чистарту объектларында гына агызу мәсьәләләрендә ачыклык юк".

Россиядә торак фондының нибары 65% ы гына үзәкләштерелгән канализация белән җиһазландырылган. Авыл торак пунктларында бу күрсәткеч 18%. Татарстанда күрсәткечләр уртача Россия күрсәткечләреннән бераз югарырак. Ягъни авыл территорияләренең төп өлеше үзәкләштерелгән су чыгару системасы белән тәэмин ителмәгән, ә мондый калдыкларны җыю һәм чыгару махсуслаштырылган транспорт белән башкарыла.

Шәхси тораклар ел саен артып тору сәбәпле мәсьәлә катлаулана. «Республикада мәсьәләнең масштабын аңлау өчен: соңгы елларда республикада өстәмә рәвештә 15 меңгә якын шәхси торак объекты барлыкка килә. Бу бик яхшы, безнең ватандашлар тормыш дәрәҗәсен яхшырта, әмма сез әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясау дәрәҗәсен күз алдына китерегез", - дип аңлатты парламент позициясен Александр Тыгин.

Дәүләт Советы депутатлары ил җитәкчелегенә сыек көнкүреш (коммуналь) калдыклар белән эш итүне хокукый җайга салуны камилләштерү мәсьәләләрен, алар белән эш итүнең тулы циклын (тарифларны көйләү, транспортлау, чистарту, утильләштерү) формалаштыруны һәм су бүлеп бирүнең үзәкләштерелмәгән системасы хезмәтләренә тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салуны кертү мәсьәләләрен карауны сорап мөрәҗәгать итте.

"Әлеге мөрәҗәгать республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан хупланды, - дип билгеләде комитет рәисе, - шулай ук экология министрлыгыннан детальләштерелгән тәкъдимнәр керде (регоператорны билгеләү, махсус транспортны лицензияләү һ.б.), алар федераль дәрәҗәдә алга таба эшләү кысаларында исәпкә алыначак".

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International