Җәмәгать юстициясе эше турында мәгълүмат тыңланды

2022 елның 18 ноябре, җомга, 12:50

Бүген депутатлар ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗевның 2021 һәм 2022 елларда республиканың җәмәгать юстициясе эше нәтиҗәләре турындагы мәгълүматын тыңладылар.

Республика Югары Суды рәисе җәмәгать судларының Республика суд системасында мөһим урын алып торуын искәртте. "Бу инстанциягә иң күп эшләр керә, һәм нәкъ менә җәмәгать судьялары эше буенча гражданнар хөкем итүнең гаделлегенә бәя бирәләр, – дип басым ясады ул. – Җәмәгать судьяларына йөкләнешнең артуы әлеге институтның кирәклеген һәм халыкның аңа ышанычын күрсәтә".

Хәзерге вакытта республикада җәмәгать судьяларының 190 участогы бар, анда 182 судья хөкем итә. Закон нигезендә суд участокларын тулысынча туплау өчен 60 хезмәткәр җитми.

Илгиз Гыйләҗев кадрлар әйләнешен хезмәт хакының түбән булуына һәм шактый эш күләменә бәйләп аңлатып, җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләрен стимуллаштыру чаралары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, 2021 елның декабреннән башлап аппарат хезмәткәрләренә квартал саен өстәмә матди стимул бирелә.

40 җәмәгать судьясы һәм 260 аппарат хезмәткәре квалификация күтәрү курсларын, яңа билгеләнгән 19 җәмәгать судьясы кабаттан әзерлек узган. «Суд производствосында татар теле» темасына квалификация күтәрү курсларында 10 җәмәгать судьясы һәм 20 аппарат хезмәткәре укыган. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы базасындагы стажировка мәйданчыгында аппаратның яңа кабул ителгән 354 хезмәткәре «һөнәргә кертү» темасына укулар узган.

Илгиз Гыйләҗев дөнья юстициясенең иң авыр мәсьәләләренең берсе дип чиктән тыш зур йөкләнешне һәм аның тигез бүленмәвен атады. Җәмәгать судьялары өлешенә 32% җинаять, 82% граждан, 80% административ һәм 48% административ хокук бозулар турындагы эшләр туры килә. 2021 елда һәм 2022 елның 9 аенда республиканың барлык гомуми юрисдикция судлары тарафыннан 2 млн. нан артык эш һәм материал каралган, аларның 59% ы җәмәгать судьялары тарафыннан каралган. Бер участокка ай саен уртача 359 эш һәм материал туры килә. Шул ук вакытта йөкләнеш тигез бүленми. Мәсәлән, Яңа Савин районының җәмәгать судьясына йөкләнеш аена 282 эш һәм материал булса, Киров районында – 552. Киров районы буенча 1 нче суд участогында максималь йөкләнеш – аена 784 эш һәм материал! Мондый хәл республиканың күп кенә районнарында күзәтелә. Хәзерге вакытта республика Югары Суды рәисләр корпусы белән берлектә участоклар арасындагы йөкләнешне мөмкин кадәр тигезләү буенча актив чаралар күрә.

Илгиз Гыйләҗев билгеләп үткәнчә, суд системасының нәтиҗәлелеген тәэмин итү өстенлекле бурыч булып кала. Бу максатларда гражданнарга һәм юридик затларга җәмәгать судьялары участокларына җәмәгать судьялары порталы аша гаризалар һәм башка төр үтенечләр белән мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирүче электрон гадел хөкем сервисы эшли башлаган. 

"Республиканың җәмәгать юстициясе аякка басу юлын узды һәм хәзерге вакытта гадел хөкемнең һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итү, бәхәсләрне тиз, законлы һәм нигезле хәл итү, гражданнарның конституцион хокукларын һәм ирекләрен яклау буенча куелган бурычларны нәтиҗәле хәл итеп уңышлы үсеп килә", - дип нәтиҗә ясады ТР Югары Суды Рәисе.

Дәүләт Советы мәгълүматны игътибарга алды.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International