Округларда депутатлар атналыгы

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе, 09:59

Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә. Узган атнада парламентарийлар социаль объектларда булдылар, республика проектларында катнаштылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр. 

18 ноябрьдә Татарстанда «Илкүләм проектлар: Татарстан – 2022» республика фотоконкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Казан активистлары әлеге конкурста ел саен катнашып килә. 2022 елда республика башкаласында Казанны үстерүгә һәм анда яшәүчеләрнең иминлеген арттыруга юнәлдерелгән 10 илкүләм проект гамәлгә ашырыла.

 «Быел Казан халкы өчен Дәрвишләр бистәсендә яңа балалар бакчасы, сырхауханә төзелә, шәһәрнең яңа җәмәгать урыннары булдырыла, спорт мәктәпләре, медицина учреждениеләре, урта махсус уку йортлары өчен җиһазлар сатып алына. Казан үсә, димәк, аның тормышы елдан-ел уңайлырак була бара. Болар федераль үзәк һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән башкарыла», - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова, муниципаль этап нәтиҗәләрен шәрехләп.

17 ноябрьдә Казанда «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе комиссиясенең илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм тормышка ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча утырышы узды. Утырышны Татарстаннан сайланган РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Лионова үткәрде. 

Бердәмроссиялеләр 2022 елда илкүләм проектлар кысаларында республикада төбәк һәм федераль программаларны тормышка ашыруның якынча нәтиҗәләре, шулай ук 2023 елга планнар турында сөйләштеләр.

«Татарстанда илкүләм проектлар республикадан Россия илкүләм проектлар программасына кертелгән барлык объектларны төзергә мөмкинлек бирә торган темплар белән гамәлгә ашырыла. Татарстан Икътисад министрлыгы ел ахырына кадәр хәл ителмәслек проблемалы урыннар булмавын хәбәр итте. Тулы күләмдә гамәлгә ашырылган аерым проектлар бар», - диде Татьяна Ларионова.

Утырышта «Мәгариф» илкүләм проектына аерым игътибар бирелде. «Үсеш ноктасы» кебек максатчан программалардан тыш, Татарстанда быел капремонт программасы кысаларында 66 мәктәп ремонтланган. «Бу проект беренче тапкыр комплекслы рәвештә тормышка ашырылды. Акчалар төзелеш эшләре өчен генә түгел, җиһазлар сатып алуга да бүленде», - дип билгеләп үтте депутат.

Шулай ук Татьяна Ларионова әйтүенчә, бүген мәктәпләрдә азык-төлек блокларын ремонтлау дәвам итә, аларны бердәмроссиялеләр контрольдә тота.

16 ноябрьдә «Яшь гвардия» активистлары Россия Президенты администрациясенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, «Бердәм Россия» партиясе Генераль Советы Секретаре Андрей Турчак һәм Донецк Халык Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин белән очрашты. Очрашу хәрәкәтнең туган көненә багышланган иде.

Дәүләт Советы депутаты, Татарстанда «Яшь гвардия»нең җитәкчесе Динар Бариев Россия җәмгыятенең иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашканы һәм социаль проектларны гамәлгә ашыруга керткән өлеше өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

16 ноябрьдә Дәүләт Советы депутаты Ренат Сибгатуллин Түбән Каманың «Җәлил» театр комплексында булды һәм бинаны реконструкцияләүнең барышы белән танышты. Эшләр агымдагы ел ахырына кадәр тәмамланырга ниятли. Монда шулай ук яшь тамашачы театры эшләячәк.

Бу этапта Зур залның түшәме һәм идәне тавыш акустик панельләр белән каплана. Шулай ук заманча вентиляция һәм кондиционер системасы урнаштырыла, тиздән төзүчеләр репетиция өчен биналар, «грим бүлмәләре», тегү остаханәләре, чаралар үткәрү өчен зоналар һәм башка бик күп эшләрне башкарачак.

15 ноябрьдә Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара кулинария турниры ачылды. Дәүләт Советы депутатлары һәм конкурста катнашучыларны «Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева сәламләде.

Конкурс 2016 елдан бирле үткәрелә, быел турнир финалы өчен Татар утары рестораны комплексы мәйданчык булды. Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева уку йортының кунакчыллыгы һәм җәмәгать туклануы өлкәсе өчен кадрлар әзерләве турында сөйләде, шулай ук студентларның кулинария эше профессионаллары белән бергә эшләвенең мөһимлеген билгеләп үтте.

14 ноябрьдә Казанда «Безнең Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» форумы узды, аның кысаларында яшьләрнең татар телен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән иң яхшы проектлары тәкъдим ителде. Форумда катнашучылар белән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәм Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев аралашты.   

 

«Яз көне Татарстан яшьләре безгә татар телен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән үз проектларын тәкъдир иттеләр. Хәзер тормышка ашыру этабы бара.  Бүген проект җитәкчеләре белән бергәләп йомгак ясадык. Проектлар төрле яшьләр аудиториясен колачлый һәм татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Хәзерге яшьләрнең иҗади якын килүенә һәм төрле кейслар тәкъдим итүенә бик шатмын», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Тәкъдим ителгән проектлар арасында «Qazan Quiz» интеллектуаль квиз-уены, «Акыл фабрикасы» белем бирү интенсивы, «UT FEST» яңа татар мәдәнияте фестивале, татар телле белгечләрне эзләү өчен мәйданчык, татар телендә навигатор һәм башкалар бар.

Узган атнада җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Дәүләт Советы депутатлары Александр Тыгин, Светлана Вострикова һәм Михаил Сыроватский гражданнарны кабул иттеләр.

Александр Тыгинга берничә ел беркем дә яшәмәгән һәм хезмәт күрсәтүдән файдаланмаган йортта чүп-чар чыгарган өчен түләү счетына кагылышлы ситуацияне ачыклау үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Моннан тыш, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар яши торган йорт янында «Инвалидлар өчен парковка» юл билгесен кую мәсьәләләре дә күтәрелде.

Михаил Сыровацкийга мөмкинлекләре чикле кыз тәрбияләүче гаилә мөрәҗәгать итте. Аларга махсус караватлар кирәк, ләкин гаиләнең матди мөмкинлеге чикләнгән. Шулай ук хезмәт ветераны депутатка ушу буенча турнир үткәрергә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Светлана Востриковага, нигездә, социаль мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр. Мәсәлән, Әлки районыннан сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы үзенә тиешле түләүләрне алудан туктаган. Депутат шулай ук Әлмәт районыннан үз теләге белән хәрби операциягә киткән оныгы белән элемтәгә чыга алмаган пенсионер ханымның мөрәҗәгатен дә эшкә алды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International