Фәрит Мөхәммәтшин социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе, 15:24

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин расланган график нигезендә партиянең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Халык социаль әһәмияткә ия мәсьәләләр һәм мобилизацияләнгән гражданнар гаиләләренә ярдәм чаралары буенча мөрәҗәгать итте. Алар белән аралашу телефон аша алып барылды.

Кергән барлык мөрәҗәгатьләр партиянең республика штабы контроленә алынды һәм җентекләп эшкәртеләчәк.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International