«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе әгъзалары гаилә, ана һәм бала мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 25 ноябре, җомга, 17:24

Әниләр көне алдыннан “Мәрхәмәт - Милосердие” парламент берләшмәсе әгъзалары инициативасы белән “Бердәм Россия” партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә “Җәмгыятьтә әниләрнең ролен күтәрү һәм ныгыту” темасына туры эфир узды. Утырышта республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты, видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.

Онлайн-трансляциядә катнашучыларны Дәүләт Советында "Мәрхәмәт-Милосердие" депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, республикада ана белән балага ярдәм итү өчен күп эшләр башкарыла. Аерым алганда, бу мәсьәләләр "Бердәм Россия хатын-кызлар хәрәкәте" партия проекты кысаларында күтәрелә.

Туучылар турында төп мәгълүматны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина бирде. Быелның 10 аенда ЗАГС органнары тарафыннан Татарстан Республикасында туу турында 30 716 акт теркәлгән, 11 798 хатын-кыз беренче тапкыр әни булган, моннан тыш, республика гаиләләрендә 10 914 икенче бала, 6008  өченче, 1996  дүртенче һәм аннан да күбрәк бала туган.

Агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләре буенча өйләнешүчеләр саны 6,6%ка арткан һәм 22 977 граждан хәле акты тәшкил иткән. Агымдагы елның 10 аенда Татарстанда никахны өзү турында 12022 акт теркәлгән, бу узган ел күрсәткеченнән 4,3 процентка кимрәк.

ЗАГС идарәсе билгеләп үткәнчә, гаилә тормышы өчен иң катлаулы чор - гаилә тормышының беренче 4-5 елы. 2022 елда аерылышуның барлык очракларының 57% ы гаилә тормышының беренче елына туры килгән, шул исәптән 4  елга кадәр - 27%.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина шулай ук республикада гаилә иминлеген һәм көнкүрештәге конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча ышаныч телефоны бушлай, тәүлек дәвамында эшләвен искәртте. Шулай ук ЗАГС идарәсенең рәсми сайтында “Гаилә консультациясе” бүлеге дә бар, анда үзеңне кызыксындырган сорауларга профессиональ психологтан җаваплар алырга мөмкин.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева гражданнарга социаль ярдәмнең төп чаралары турында сөйләде. Бу аз керемле гаиләләр, күп балалы гаиләләр, ялгыз аналар. Туры эфир барышында тыңлаучыларның берсе 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә универсаль пособие буенча түләүләр кайчан башланачагы турында кызыксынды. "Түләүләрне 2023 елның 1 гыйнварыннан бирә башлаячаклар, моңа кадәр документларны социаль яклау органнарына тапшырырга кирәк", - дип аңлатты Юлия Абдреева.

Казанда мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләре һәм аналары белән эшләү турындагы мәгълүмат белән Казан шәһәре Башкарма комитетының Социаль сәясәт идарәсе җитәкчесе Ирина Смирнова чыгыш ясады. Мәсәлән, Казан шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ирләре мобилизацияләнгән 800 дән артык хатын-кызга  мәшгульлек хезмәте хезмәтләрен күрсәтү тәртибе буенча, шул исәптән «Демография» илкүләм проекты кысаларында белем алу мөмкинлеге турында аңлаткан.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International