Илдар Гыйльметдинов: "Татарстан - дәүләтнең милли сәясәтен гамәлгә ашыруда уңышлы мисал"

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе, 17:09

Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, бүгенге көндә Татарстан дәүләтнең милли сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә башка төбәкләр өчен уңышлы мисал булып санала.

«Быел декабрьдә Дәүләт милли сәясәте стратегиясен раслауга ун ел була. Әлеге документ нигезләмәсен гамәлгә ашыру буенча системалы эш башкарылды. Бездә милли сәясәтнең дәүләт программасы барлыкка килде. Ел саен 2,5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелә, төбәкләргә милли сәясәтне гамәлгә ашыру һәм федераль дәрәҗәдәге төрле чараларны оештыру өчен субсидияләр түләнә», - диде ул Татарстан дәүләт Советында матбугат очрашуында.

Аның фикеренчә, башкарылган эшләр күп булуга карамастан, милли сәясәт буенча дәүләт программасын алга таба эшкәртергә һәм тулыландырырга кирәк.

«Милли сәясәт буенча дәүләт программасында туган телләргә теләктәшлек белдерүгә бәйле бүлекләр бар, алар әлегә тутырылмаган. Әлегә төбәкләрне субсидияләү буенча финанслау да җитәрлек түгел. Татарстан дәүләт милли сәясәтенә салынган идеяләрне тормышка ашыру буенча үрнәк төбәкләрнең берсе», - дип аңлатты ул.

Илдар Гыйльметдинов Татарстанда телләргә һәм милли-мәдәни оешмаларга ярдәм итү буенча берничә дәүләт программасы эшләвен әйтте. «Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашырганда кадрлар ярдәмендә уңышка ирешеп булыр дип уйлыйм. Аларны әзерләү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булырга тиеш, чөнки мондый белгечләрдән башка югары нәтиҗәләргә ирешүе җиңел түгел», - диде ул.

«Белгечләр һәр муниципалитетта булырга тиеш. Шуңа күрә безгә кадрларның булуы мөһим, аларны әзерләргә кирәк. Кайбер югары уку йортларында махсус курслар эшли башлады. Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәтен җайга салу буенча эш алга таба да дәвам итәчәк», - диде депутат.

Аның фикеренчә, аз санлы халыклар да үзенә дәүләтнең игътибар итүен таләп итә. «Һәр этнос шуны аңларга тиеш: дәүләт аның тарихын, гореф-гадәтләрен һәм телен яклый. Шуңа күрә безнең бердәмлекне дөрес бәяләргә һәм милли сәясәт механизмнарын дөрес камилләштерергә кирәк», - дип йомгак ясады Илдар Гыйльметдинов.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International