СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
май, 2026 ел
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы төзелү турында декретны имзалау көне белән котлыйм. 1920 елда, моннан йөз ел элек, хәлиткеч сәяси-хокукый акт кабул ителде, ул безнең зур илебез составында республиканың яңа дәүләт статусын, чикләрен һәм хакимият органнары системасын игълан итте.
25
май, 2026 ел
Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, муниципаль районнарда спорт чараларында булдылар, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлау белән котладылар.
25
май, 2026 ел
Республикада авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре дәвам итә. Бүген Арча районында фермерлар, район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре белән чираттагы шундый очрашу узды. Аны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов үткәрде.
25
май, 2026 ел
230 меңнән артык бала республиканың сәламәтләндерү лагерьларында ял итәчәк. Бу хакта бүген Социаль сәясәт комитеты утырышында билгеле булды, анда гадәттәгечә җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башланыр алдыннан депутатларга ТР Яшьләр эшләре министрлыгының балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру турындагы мәгълүматын җиткерделәр. Моннан тыш, парламентарийлар яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ