Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышы ачылды

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе, 10:28

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышы ачылды. Президиум утырышның көн тәртибенә 14 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән – алтысы республика законнары проекты, бер федераль закон проекты һәм Оренбург өлкәсе закон чыгару җыелышының закон чыгару инициативасы.

Республика законнарының барлык алты проекты да беренче укылышта каралачак. Шулай итеп, беренче укылышка дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү хакында республика законнарына үзгәрешләр кертү турында (аларның эшчәнлеге турында мәгълүматның ачыклыгын арттыруга юнәлтелгән), дәүләт граждан хезмәте турында, муниципаль вазыйфаларны биләүгә дәгъва кылучы гражданнар тарафыннан бирелгән белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү турында, «Әлки муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында (Сиктерме-Хузангай авылы атамасын үзгәртүгә бәйле рәвештә), халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында һәм гражданнар оборонасы турында (дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләре төгәлләштерелә һәм даими әзерлектә файдалану системаларыннан файдалануга әзер тора) закон проектлары әзерләнгән.

Моннан тыш, беренче укылышта аттракционнарның техник торышы һәм эксплуатациясе өлкәсендә региональ дәүләт контролен гамәлгә ашыру турында республика законы проекты каралачак.

Утыз сигезенче утырышта 2023 елга Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планын һәм 2023 елга Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары парламентлары, башка дәүләтләр һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлегенең якынча планын карау һәм кабул итү планлаштырыла.

Шулай ук РФ Административ хокук бозулар турында РФ кодексына үзгәрешләр кертү хакында федераль закон проектын РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы да каралачак. Сүз этил спиртын һәм спиртлы азык булмаган продукцияне ваклап сату өчен җаваплылык билгеләү турында бара.

Алдагы утырыш кысаларында ТР Иҗтимагый палатасының яңа составын формалаштыру мәсьәләсе каралачак. Дәүләт Советы кандидатларның өчтән берен (20 кеше) раслый. Регламент срокларында 20 вакантлы урынга 29 гариза бирелгән, аларның хокуклы булуы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан расланган. Парламент утырышында рейтинглы тавыш бирү процедурасы кулланылачак.

Профильле комитет рәисләре көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышының көн тәртибе түбәндәгечә расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

2. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзаларын раслау турында.

3. «Әлки муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 354-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

4. «Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү хакында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» 356-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

5. «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законының 20 һәм 31 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 358-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6. «Муниципаль вазыйфаларны, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүне дәгъвалаучы гражданнар һәм муниципаль вазыйфаларны, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүче затлар тарафыннан тапшырылган белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү турында» Татарстан Республикасы Законының 7 һәм
8 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 362-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасы территориясендә аттракционнарның техник торышы һәм аларны эксплуатацияләү өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру турында» 351-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

8. «Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте турында» 364-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

9. «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» Татарстан Республикасы Законының 1 һәм 9 статьяларына һәм «Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы турында» Татарстан Республикасы Законының 7 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 361-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясы аерым нигезләмәләренең һәм «Татарстан Республикасында беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә айлык түләүне билгеләүне һәм гамәлгә ашыруны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының үз көчен югалтуын тану хакында» 365-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. 2023 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы турында.

12. 2023 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлегенең якынча планы турында.

13. Вәкаләтләре туктатылган Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы таныклыгы турында.

14. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

15. «Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 44 статьясына үзгәреш кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

16. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 11.1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 195018-8 номерлы федераль закон проекты турында (тимер юллар буенча билгеләнмәгән урыннарда йөргән өчен салына торган административ штрафлар күләмен арттыру өлешендә).

17. «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» Федераль законның 49 статьясына  үзгәреш кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында (кисәтүдә күрсәтелгән таләпләрне карау нәтиҗәләре буенча кабул ителгән чаралар хакында мәгълүмат  тапшыру өлешендә).

18. Төрлесеннән.

Көн тәртибе буенча эш башланганчы Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов Лисичанскида гуманитар миссияләр оештыру һәм Россиянең яңа территорияләре турында чыгыш ясады.

Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев үз теләге белән махсус операциядә катнаша. Бүген утырыш кысаларында Эдуард Шәрәфиев үзенең видеомөрәҗәгатендә Татарстан Президентына, республика җитәкчелегенә махсус операциядә катнашучыларга һәм тыныч халыкка һәрьяклап ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чиратында "йөрәк чакыруы буенча" махсус хәрби операция зонасына китәргә карар кабул иткән  депутат Эдуард Шәрәфиевкә,  республика  шефлыкка алган Лисичанск шәһәренә барган өчен Фәрхәт Хөснетдиновка,  Татарстан Республикасыннан хәрби хәрәкәтләр зонасына гуманитар йөкләрне озата баручы Дәүләт Советы депутатлары Альберт Мөхәммәтшинга, Алсу Нәбиевка, Камил Нугаевка, Динар Бариевка рәхмәт белдерде.

Дәүләт Советы депутатларыннан, барлык битараф булмаган гражданнардан һәм алга таба да Татарстан Республикасыннан киткән якташларыбызга, аларның гаилә әгъзаларына, Россия Федерациясенең яңа субъектлары халкына ярдәм күрсәтүне дәвам итүләрен сорыйм", - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшләренә һәм чарада катнашучыларга.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнаша.

Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Дәүләт Советы сайтында һәм ВКонтакте социаль челтәрендә утырышның турыдан-туры трансляциясе алып барыла.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International