Җәмәгать судьясы кандидатурасы расланды

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе, 11:32

Бүген Дәүләт Советы утырышында ТР Арча суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару мәсьәләсен карадылар. Парламентның профиль комитетының уңай карары белән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин таныштырды.

Депутатлар Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев тәкъдим иткән кандидатураны хупладылар һәм Татарстан Республикасы Арча суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны бер елга отставкадагы судья Гөлназ Вәлиевага йөкләү турында карар кабул иттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International