Дәүләт Советы Дәүләт Думасына алкоголь продукциясе базарын җайга салуны камилләштерү буенча закон чыгару инициативасын юллаячак

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе, 11:47

Дәүләт Советы РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына алкоголь продукциясе базарын законнар белән җайга салуны камилләштерү буенча закон чыгару инициативасын юллаячак. Бүген парламент утырышында шундый карар кабул ителде. Республика Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында федераль закон проекты әзерләде.

«Алкоголь продукциясен легаль булмаган җитештерүгә һәм аларның әйләнешенә каршы тору, шул исәптән алкоголь базарын җайга салуның нәтиҗәлелеген арттыру юлы белән, алкоголь продукциясен явызларча куллану һәм халык арасында алкоголизмны профилактикалау масштабларын киметү буенча дәүләт сәясәтенең төп максатларының берсе булып тора», - дип басым ясады Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров, Татарстан парламентының закинициативасын тәкъдим итеп.

Документка аңлатма язуында статистика китерелгән. Әйтик, узган ел ТР буенча эчке эшләр органнары тарафыннан этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәш кысаларында 112 җинаять ачыкланган, 1 мең административ хокук бозу очрагы ачыкланган, 207 мең литрдан артык ялган алкоголь һәм спиртлы продукция алынган. Быел 81 җинаять һәм 315 хокук бозу ачыкланган, әйләнештән 215 мең литр чамасы легаль булмаган алкоголь алынган.

Александр Чубаров билгеләп үткәнчә, алкоголь әйләнешенә каршы көрәш юнәлешләренең берсе булып гражданнар тарафыннан алкоголь һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз ваклап сатуны чикләү тора. Әлеге тыюны бозган өчен җаваплылык РФ Административ хокук бозулар кодексында билгеләнгән, ә бер ел дәвамында шундый ук гамәл кабатланган очракта, гражданин җинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш. Быелның 10 аенда республикада 166 шундый очрак ачыкланган, 47 җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта физик затлар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы алар тарафыннан алкоголь һәм спиртлы азык-төлек продукциясен саткан очракта гына билгеләнгән. Этил спиртын һәм спиртлы азык-төлек булмаган продукцияне саткан очракта гражданнарның җаваплылыгы административ хокук бозулар турында гамәлдәге кануннарда каралмаган.

Мондый хокук бозулар ачыкланган очракта, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының "Ирекле сату тыелган яки чикләнгән товарларны (башка әйберләрне) законсыз сату" маддәсе буенча квалификацияләнә. Әлеге статьяда "товар" конфискациясе белән бер мең биш йөз сумнан алып ике мең сумга кадәр штраф каралган.

Шул ук вакытта әлеге продукция кулланылган очракта тормышка һәм сәламәтлеккә бик зур зыян салынырга мөмкин. Тәкъдим ителгән закон проекты белән физик затларның җаваплылыгын билгеләү тәкъдим ителә.

Александр Чубаров хәбәр иткәнчә, закон проектына Дәүләт Думасы закон чыгаручылары Советының һәм Дәүләт Советының Хокук идарәсенең уңай бәяләмәләре алынган. Россия парламентының түбән палатасында закон чыгару инициативасын тәкъдим итү РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховка йөкләнә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International