Дәүләт Советы Дәүләт Думасына эшкә урнашу өчен күченгәндә гражданнарга ярдәм күрсәтүне киңәйтү турындагы инициативаны җибәрәчәк

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе, 12:12

Татарстан Дәүләт Советы Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына «Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимият оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 44 статьясына үзгәреш кертү хакында федераль закон проектын Россия парламентының түбән палатасына кертү турында закон чыгару инициативасын җибәрәчәк. Бүген парламент утырышында шундый карар кабул ителде.

Закон проекты тарафыннан Федераль законның 44 статьясындагы 1 өлешенең 134 пунктының нигезләмәсен төгәлләштерергә тәкъдим ителә, аны эш эзләү максатыннан мәшгульлек хезмәте органнарында теркәлгән гражданнарга мәшгульлек хезмәте органнары юлламасы буенча башка җирлеккә күчеп киткән очракларда субъектларның дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләренә аларга ярдәм күрсәтү керә дигән күрсәтмә белән тулыландырырга тәкъдим ителә. Хәзер мондый ярдәм эшсез гражданнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына гына күрсәтелә.

"Федераль законга  "субъектларның дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләренә туры килә торган эш эзләү максатыннан мәшгульлек хезмәте органнарында теркәлгән гражданнарга мәшгульлек хезмәте органнары юлламасы буенча эшкә урнашу өчен башка җирлеккә күченергә ярдәм күрсәтү керә" дип өстәргә тәкъдим ителә", - дип аңлатты депутат Елена Кузьмичева.

Мондый үзгәрешләр халыкның мәшгульлеге турындагы федераль законга кертелгән һәм 2023 елның 11 гыйнварыннан үз көченә керә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International