Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат алу мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән закон проекты кабул ителде

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе, 13:47

Бүген парламентарийлар «Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү хакында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» закон проектын  кабул итте. Документны ТР дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин тәкъдим итте.

Министр әйтүенчә, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының бердәм порталы хәзерге вакытта 1 меңгә якын рәсми сайтны берләштерә. 2021 елда аларны 80 миллионнан артык  кеше кереп караган.

Закон проекты дәүләт органнарының, җирле үзидарә органнарының, шулай ук дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына буйсынган оешмаларның эшчәнлегенең ачыклыгын арттыруга һәм гражданнар тарафыннан әлеге органнар һәм оешмалар эшчәнлеге турында аңлаешлы һәм үтемле мәгълүмат алу мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Министр сүзләренә караганда, моның өчен алар, шул исәптән, социаль челтәрләрдә рәсми битләр төзи ала. Хәзерге вакытта 5500дән артык оешма социаль челтәрләрдә үз битләрен булдырган инде.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының уңай карары белән депутат Римма Ратникова таныштырды.

Дәүләт Советы закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International