Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы 23 декабрьдә була

2022 елның 16 декабре, җомга, 11:54

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы 23 декабрьдә узачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 8 мәсьәлә, шул исәптән 4 республика законы проектын, ике федераль закон проектын һәм Карелия Республикасы Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасын карауны планлаштыра.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин көн тәртибендәге мәсьәләләрне карау алдыннан республикада соңгы вакытта узган мөһим вакыйгаларны билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә аерым тукталды. «Гражданнар кабул итү - депутат эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе, - дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе, - тулаем алганда, без төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, республика шәһәрләрендә һәм районнарында эшне җайга сала алдык. Гражданнарның соңгы сайлау кампанияләре барышында килгән наказларын үтәүгә аерым басым ясала».

Булачак утырышның көн тәртибе турында фикер алышуга күчеп, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина беренче укылышка 4 республика законнары проекты әзерләнүен билгеләп үтте. Аерым алганда, беренче укылышта Татарстанның аерым закон актларына һәм архив эше турында республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган (ТР Нотариаль палатасына нотариаль архив төзү бурычы беркетелә, шулай ук дәүләт һәм муниципаль архивларның РФ пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының территориаль органнары белән үзара хезмәттәшлеге җайга салына), күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында (төзү һәм файдалануга тапшыру аерым этаплар белән тормышка ашырыла торган йортларда яшәүчеләргә взнослар түләү мәсьәләләре җайга салына), мәдәни мирас объектлары турында закон проектлары каралачак.

Утырышта шулай ук республика парламентының 2022 елдагы эшенә йомгак ясалачак. Бу мәсьәлә буенча ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак.

Лилия Маврина искәртеп узганча, утыз тугызынчы утырышның көн тәртибе Дәүләт Советының хәзерге вакытта профильле комитетлар тарафыннан алып барыла торган мәсьәләләр белән тулыланырга мөмкин.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International