Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы ачылды

2022 елның 23 декабре, җомга, 10:16

Бүген 10.00 сәгатьтә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы ачылды.

Президиум карары нигезендә, утыз тугызынчы утырышның көн тәртибенә 8 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 4 республика законы проекты, ике федераль закон проекты һәм Карелия Республикасы Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы.

Беренче укылышка 4 республика законнары проекты,  аерым алганда, Татарстанның аерым закон актларына һәм архив эше турында республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган (ТР Нотариаль палатасына нотариаль архив төзү бурычы беркетелә, шулай ук дәүләт һәм муниципаль архивларның РФ пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының территориаль органнары белән үзара хезмәттәшлеге җайга салына), күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында (төзү һәм файдалануга тапшыру аерым этаплар белән тормышка ашырыла торган йортларда яшәүчеләргә взнослар түләү мәсьәләләре җайга салына), мәдәни мирас объектлары турында закон проектлары каралачак.

Утырышта шулай ук республика парламентының 2022 елдагы эшенә йомгак ясалачак. Бу мәсьәлә буенча ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак.

Профильле комитет рәисләре көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышының көн тәртибе киңәйде һәм 24 мәсьәлә кертеп расланды:

1. «Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында» 375-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында          (I укылыш).

2. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясын сайлау турында.

3. Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы  квалификация комиссиясе әгъзаларын – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләрен сайлау турында.

4. Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары вәкаләтләрен туктату турында.

5. «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 369-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында          (I укылыш).

6. «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 370-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турында һәм 2023 елда Татарстан Республикасы бюджет системасы бюджетларын үтәү үзенчәлекләрен билгеләү хакында»  372-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау хакында» 373-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. Россия Федерациясе субъектлары – Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы арасындагы чик урнашкан урынны билгеләү (тасвирлау) турында 2022 елның 19 декабрендәге 61 номерлы килешүне раслау хакында.

10. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 368-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 367-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 371-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында.

13. «Татарстан Республикасында архив эше турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 360-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14. «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының 10 статьясына үзгәреш кертү хакында» 366-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 12 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 363-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16. «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 359-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17. «Россия Федерациясе Салым кодексының  беренче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 246186-8 номерлы федераль закон проекты хакында (салым түләүчеләр – физик затларның салым органнары белән электрон рәвештә хезмәттәшлек итү тәртибен камилләштерү өлешендә).

18. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның 71 статьясына үзгәреш кертү хакында» 200890-8 номерлы федераль закон проекты турында (бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга кабул иткәндә, рәсми спорт ярышлары җиңүчеләренә аерым хокуклар бирү өлешендә).

19. «Россия Федерациясендә тимер юл транспорты турында» Федераль законга үзгәреш кертү хакында» 232776-8 номерлы федераль закон проекты турында (тимер юлларда урнашкан күперләрне һәм тоннельләрне эксплуатацияләү хакында).

20. Хәрби хезмәт узган, эчке эшләр органнарында, Янгынга каршы дәүләт хезмәтендә, наркотик чаралар һәм  психотроп матдәләр әйләнешен контрольдә тоту органнарында, җинаять-башкару системасы учреждениеләрендә һәм органнарында, Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләрендә, Россия Федерациясе мәҗбүри үтәтү органнарында хезмәт иткән  затларны һәм аларның гаиләләрен пенсия белән тәэмин итү турында» Россия Федерациясе Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 226676-8 номерлы федераль закон проекты турында (мобилизацияләнгән гражданарга пенсия түләүне дәвам итү турында).

21. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 13.15 статьясының 5 өлешенә үзгәрешләр кертү хакында»   253972-8 номерлы федераль закон проекты турында (массакүләм мәгълүмат чараларында утлы корал өчен ату кирәк-яракларын законсыз әзерләү инструкцияләре булган белешмәләр тараткан өчен административ җаваплылык билгеләү өлешендә).

22. «Россия Федерациясе Җир кодексының 395 һәм 3910 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Карелия Республикасы Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

23. 2022 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше турында мәгълүмат.

24. Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша.

Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Дәүләт Советы сайтында һәм ВКонтакте социаль челтәрендә утырышның турыдан-туры трансляциясе алып барыла.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International