Яңа Савин суд районы буенча яңа җәмәгать судьясы сайланды

2022 елның 23 декабре, җомга, 12:05

Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча җәмәгать судьясын сайладылар. ТР җәмәгать судьясы вазыйфасына кандидатураны ТР Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев тәкъдим итте.

Профильле комитетның уңай карары белән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин таныштырды.  "Җәмәгать судьясы вазыйфасына сайлануга каршы нинди дә булса шартлар ачыкланмаган", - дип билгеләп үтте комитет рәисе.

Дәүләт Советы Раян Зәйнетдиновны вәкаләтләре вакытын чикләмичә Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 3 нче суд участогына җәмәгать судьясы итеп сайлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International