2022 елга Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына үзгәрешләр кертелә

2022 елның 23 декабре, җомга, 12:29

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев билгеләп үткәнчә, 2022 елга ТФОМС бюджетына үзгәрешләр кертү Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджетара трансфертлар күләмен 128,4 млн. сумга, башка салым һәм салым булмаган керемнәрне төгәлләштерү белән бәйле.

"Фонд бюджеты чыгымнары программа чараларын үтәүгә 187,2 млн. сумга арткан, - дип белдерде  профильле комитет рәисе урынбасары, - 2022 елга Фонд керемнәре 64 788,1 млн. сум тәшкил итәчәк, чыгымнар - 65 934,5 млн. сум. Фонд бюджеты кытлыгын каплау чыганагы - 1 146,4 млн. сум күләмендә калган  акчалар.

Шул рәвешле, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты күрсәткечләре 2022 елга балансланган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International