Дәүләт Советы Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектын кабул итте

2022 елның 23 декабре, җомга, 13:36

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Республика Конституциясенә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проекты кабул ителде. Закон таләбе буенча депутатларның өчтән икесеннән артыгы тавыш биргән закон проекты башта беренче укылышта, ә көннең икенче яртысында – икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин закон проектын тәкъдим итеп, Татарстан Конституциясенең 2 нче бүлеге исеменә һәм 89 статьясына үзгәреш кертү тәкъдим ителә, аның нигезендә Татарстанның югары вазыйфаи заты исеме «Татарстан Республикасы Башлыгы - Рәис» булачак, дип билгеләде. Тулы исемнән тыш, «Татарстан Республикасы Рәисе»нең кыскартылган вариантын да куллану мөмкинлеге күздә тотыла.

«Мондый алым, бер яктан, 414 нче федераль закон таләпләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирә, икенче яктан, Татарстанның тарихи, милли һәм мәдәни үзенчәлекләрен чагылдырырга мөмкинлек бирә, - дип басым ясады Альберт Хәбибуллин, - шул ук вакытта югары вазыйфаи затның яңа исемен биргәндә, без Татарстанның гамәлдәге Президенты Рөстәм Миңнехановның нәкъ менә Президент буларак сайлануын аңлыйбыз. Безнең гражданнар, сайлаучылар аның өчен Президент буларак тавыш бирде ".

Шуңа бәйле рәвештә, Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, тәкъдим ителгән закон проектында күчеш нигезләмәләре бар, аның нигезендә закон проектында каралган яңа исем бары тик Татарстанның яңа сайланган югары вазыйфаи затына гына кулланылачак. «Мондый якын килү мантыйкый һәм конституциячел-хокукый мөнәсәбәтләрне җайга салуның тотрыклылыгын тәэмин итәргә һәм, димәк, безнең гражданнар-сайлаучыларның ТР Конституциясе нормаларына ышанычын хупларга ярдәм итәчәк», - дип ачыклык кертте профильле комитет башлыгы.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе кичә үзе җитәкләгән профильле комитет утырышы узуын да искәртте. Комитет әгъзалары депутатларның инициатив төркеменә алар тарафыннан кертелгән Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында закон проектының әлеге редакциядәгесен  кире алырга тәкъдим иткән.

Иң төп искәрмәләрнең берсе - закон проектында республика җитәкчесенең вазыйфа атамасында тарихи һәм милли үзенчәлекләрнең  чагылыш тапмавы. Мондый мөмкинлек «Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» 2021 елның 21 декабрендәге 414-Ф3 номерлы Федераль закон белән каралган.

Сессиянең көн тәртибенә закон проекты бүген Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан кертелде. «Дәүләт Советы Президиумы Татарстан Конституциясен үзгәртү буенча закон проектын кертергә хокуклы дүрт органның берсе булып тора», - дип аңлатма бирде Альберт Хәбибуллин.

Тәкъдим ителгәннән тыш, бүген сессиядә республиканың иң югары вазыйфаи затын атау өчен башка  исемнәр дә яңгырады.  Депутат Ркаил Зәйдуллин "Илбашы", Рамил Төхбатуллин - "Дәүләт башлыгы" исемен тәкъдим итте. Марат Галиев, исемнең теләсә кайсы телдә аңлаешлы булырга тиешлеген ассызыклап, татар телендә «Президент» сүзе инде ныклап татар теленә кергәнгә күрә, «Татарстан Республикасы Президенты»н саклап калырга тәкъдим итте.

Республика Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе депутатлар арасында киң фикер алышу уятты. Марат Галиев ассызыклаганча, "Конституция - сәяси-хокукый гына түгел, ә тарихи документ та". "Россия федератив дәүләт дип игълан ителде, һәм Татарстанның федерация составына керү инструменты  бар иде  –  бу Төп законның беренче бүлегендә язылган "Татарстан Республикасы – Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында» Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсе нигезендә Россия Федерациясе белән берләшкән һәм Россия Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт". Бүген Конституциянең гамәлдәге законнар базасында беренче маддәсен шик астына алу методологик яктан дөрес түгел. Нинди генә үзгәрешләр кертсәк тә, ул какшамас булып калырга тиеш. Халыкның турыдан-туры ихтыяр белдерүе парламентның теләсә кайсы карарыннан югарырак". Марат Галиев шулай ук профильле комитетның сайланган Президентның вәкаләтләр срогы тәмамланганчы "Президент" исемен саклап калу тәкъдимен хуплады.

Депутат Илшат Әминов ассызыклаганча, "мондый мәсьәләдә компромисс мөмкин түгел". «Залда республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, һәм аларның һәркайсы Президент буларак сайланды, - диде ул, - мин үз халкымның фикерен хөрмәт итәм, мин Татарстан Конституциясен хөрмәт итәм. Залда күпләр акыл белән хәл итәчәк, ә мин йөрәгем белән тавыш бирәчәкмен".

Депутат Николай Рыбушкин шулай ук Президент вазифасын депутатлар түгел, бәлки халык керткән, дип билгеләп үтте, "республиканың иң югары вазыйфаи заты исеменнән баш тартканчы, без халыктан сорарга тиеш".

"Бүген без фикер алышкан тема - катлаулы һәм авыр, һәм мин сезнең эмоциональ һәм битараф булмаган мөнәсәбәтегезне аңлыйм, әмма без алга барырга һәм карар кабул итәргә тиеш, - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов, парламент трибунасыннан чыгыш ясаганда, - әйе, без Президент исемен саклап калу өчен барысын да эшләдек, гәрчә оппонентлар бездә аз булмаса да, әмма без республиканың югары вазыйфаи затын ничек атарга икәнлекне үзебез хәл итәргә хокукыбызны яклый алмадык". Рөстәм Миңнеханов «алга таба протестлы түгел, ә закон чыгару юлы белән барырга» тәкъдим итте. "Карарны бүген кабул итәргә кирәк, закон таләбе шундый, - дип ассызыклады ул, - һәрвакытта да теләгәнчә генә булмый".

Марат Галиев чыгышына аңлатма биреп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Татарстан - илкүләм проектларда һәм федераль программаларда күп  катнашучы төп  регионнарының берсе». «Әйе, Шартнамә вакытында үз ролен уйнады, – диде Рөстәм Миңнеханов,  –  әмма бүген иң мөһиме – кешеләребезнең югары тормыш сыйфатын тәэмин итү. Федераль үзәкнең ярдәме бар, һәм ул саллы. Безнең ил җитәкчелеге, Хөкүмәт белән бик яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Бүген махсус хәрби операция шартларында илебезнең бердәмлеген һәм бергәлеген саклап калу мөһим".

Чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов депутатларга тәкъдим ителгән төзәтмәләрне кабул итүне сорап мөрәҗәгать итте. "Ниндидер дәрәҗәдә бу миңа ышаныч күрсәтә дә булып тора", - диде ул. 

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шулай ук  “югары вазыйфаи затның тәкъдим ителгән “Татарстан Республикасы Башлыгы - Рәисе” исеме бүгенге вәзгыятьтә кабул ителерлек” дип билгеләп үтте.

Минтимер Шәймиев Россиянең федератив корылышы мәсьәләләренә дә тукталды, дәүләт төзелешенең мондый формасының тарихи миссиясен искә төшерде. Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, бүген Россиягә яңа территорияләр, Луганск һәм Донецк халык республикаларының кушылу шартларында Россия федерализмы аерым яңгыраш ала. "Хәзер Россия Федерациясенең бердәмлеге таләп ителә, һәм бу хәлиткеч әһәмияткә ия, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев, - шулай ук безнең ил җитәкчелегенә бөтен халык ярдәме кирәк".

Республиканың иң югары вазыйфаи затын атауның табылган вариантын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "компромисс" дип атады. «Әйе, Президент - тотрыклы исем, әмма эштә иң мөһиме эчтәлек», - дип ассызыклады республика парламенты башлыгы.

Беренче укылышта кабул ителгәндә закон проектын яклап  78 депутат тавыш бирде, өч депутат  каршы булды. Тәнәфесеннән соң узган комитет утырышында икенче укылышка төзәтмәләр кермәде. Нәтиҗәдә закон проекты шулай ук икенче һәм өченче укылышта кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International