Профильле комитет утырышында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе, 16:17

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы узды, анда депутатлар республика Хисап палатасының халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсендә программаларны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән бюджет акчаларыннан файдалануны тикшерү нәтиҗәләре турындагы хисабын тыңладылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Хисап палатасының хисабын палата аудиторы Илнур Мөбараков тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстанда 48 халыкны эш белән тәэмин итү  үзәге эшли. 2020 елда учреждениегә эш эзләү турындагы гариза белән 159 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, 2021 елда 90 мең граждан дәгъва кылган, 2022 елның 9 аенда - 56 916 кеше. 2020 - 2021 елларда һәм 2022 елның 9 аенда халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм чараларын гамәлгә ашыру чараларын финанслау күләме 11 191,4 млн сум тәшкил иткән.

2020 елда республиканың мәшгульлек хезмәте органнарына эшкә урнашуда ярдәм сорап сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 3 677 кеше мөрәҗәгать иткән, 2021 елда - 3 338 кеше, 2022 елның 9 аенда - 1 875 кеше.

Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, республика Хисап палатасы халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсендә, аерым алганда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыруда,  кайбер проблемаларны ачыклаган. Болар халык мәшгульлеге үзәгенең аерым күрсәткечләрне үтәмәү,  юридик зат яки эшмәкәр буларак дәүләт теркәвендә бер тапкыр финанс ярдәме күрсәтү тәртибе үтәлмәү, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен махсус эш урыннары булдыруга чыгымнар өлешен каплау өчен бюджеттан субсидия бирү белән бәйле.

Утырышта чыгыш ясаган Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр иткәнчә, күпчелек хокук бозулар тикшерү барышында бетерелгән. Хәзерге вакытта әлеге эш дәвам итә.

Утырыш нәтиҗәләрен шәрехләп, комитет рәисе Светлана Захарова Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының уңай эшен билгеләп үтте. "Халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендәге мәсьәлә безнең комитет эшендә өстенлекле булып тора. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе Идел буе федераль округында гына түгел, ә Россия Федерациясендә дә иң түбәннәрнең берсе, - диде комитет рәисе. - Бу юнәлештә министрлык актив эшли, вакансияләр ярминкәләре уздырыла, шул исәптән безгә Россиянең яңа территорияләреннән килгән кешеләрне эшкә урнаштыру буенча зур эш алып барыла".

Светлана Захарова шулай ук билгеләп үткәнчә, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты белән берлектә депутатлар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә эш урыннары тәкъдим итүче эш бирүчеләрне кызыксындыру чаралары турында фикер алышачак.

Комитет әгъзалары мәгълүматны игътибарга алды, шулай ук профильле министрлыкка киләчәктә законнар нормаларын бозуларны булдырмау максатларында республика Хисап палатасы тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру һәм тәкъдимнәрен үтәү буенча чаралар күрергә тәкъдим иттеләр.

Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты бүген профильле комитет утырышында каралды, ул шулай ук санитария-гигиена белеме эчтәлеген билгеләүгә һәм санитария-гигиена агарту чараларын гамәлгә ашыру буенча республика башкарма хакимияте органнары вәкаләтләрен төгәлләштерүгә юнәлтелгән.

Закон проекты профильле комитет әгъзалары тарафыннан хупланды һәм депутатлар тарафыннан парламент утырышында каралачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International