Узган ел республиканың авыл хуҗалыгы уңышлары парламент комитеты тарафыннан лаеклы бәяләнде

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе, 16:18

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булып узды, анда депутатлар 2022 елда агросәнәгать комплексының эш нәтиҗәләре турында республика авыл хуҗалыгы министрлыгы хисабын тыңладылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров катнаштылар.

«2013-2025 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын үтәү нәтиҗәләре турында мәгълүмат биреп, Марат Җаббаров 2022 елда Программа чараларын гамәлгә ашыруга 18,3 млрд сум бүлеп бирелүен билгеләп үтте.

Ведомство мәгълүматларына караганда, 2022 елда республикада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме беренче тапкыр 300 млрд сумнан артып киткән. Ә тулай төбәк продуктының гомуми күләмендә авыл хуҗалыгы тармагының чагыштырма күләме 8 процентка җитте (2021 елда 6,1% иде).

Республика хуҗалыклары 2 млн тонна сөт, 520 мең тонна терлек һәм кош ите җитештергән, 19 мең башка исәпләнгән 22 сөт комплексы файдалануга тапшырылган.

Министр билгеләп үткәнчә, 2023 елда республика хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең баш санын 643 меңгә җиткерү планлаштырыла. Бу максатларда сөт җитештерүне стимуллаштыру өчен 1,3 млрд сум субсидия бүлеп бирү каралган, бу узган елга караганда 112 млн сумга күбрәк, шулай ук мөгезле эре терлек җитештерүгә киткән чыгымнарны компенсацияләү буенча 83,3 млн сумлык яңа ярдәм чарасы кертелә.

Башланып киткән авыл хуҗалыгы сезонында республика аграрийлары бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыклары белән 125 процентка тәэмин ителгән. Авыл халкы инде 2023 ел уңышына нигез сала башлый.

Алдагы компаниянең төп мәсьәләләренең берсе булып техниканы кыр эшләренә әзерләү тора.

Басуларны тукландыру һәм ашламалау агрономия секторының актуаль бурычы булып кала. Быел чәчүлекләрнең һәр гектарына кимендә 80 кг минераль ашлама кертү планлаштырыла. Моның өчен стимуллаштыручы ярдәм формасы саклана, аның буенча хуҗалыклар һәр гектарга 50 килограмм ашлама туплаган өчен 450 сум бюджет ярдәме алачак. Моннан тыш, 80 мең гектардан да ким булмаган мәйданда известьлау үткәреләчәк.

Марат Җәббаров республика агросәнәгать комплексының кече бизнес субъектлары һәм эшкуарларның гомуми уңышына керткән өлешен билгеләп үтте. 2022 елда кече хуҗалыкларга ярдәм итүгә 2,2 млрд сум юнәлдерелгән. Грантларны 92 фермер откан, шул исәптән «Агростартап» юнәлеше буенча 158,9 млн сумга 68 ферма һәм 387,4 млн сумга 24 гаилә фермасы, 49 кооператив 342 млн сумлык ярдәм алган. Гражданнарның 2,6 меңнән артык фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклары җәлеп ителгән.

2022 елда авылда җитештерү объектларын төзү-монтажлау эшләренә чыгымнарның гомуми күләме 861,5 млн сум тәшкил итте, чыгымнарның бер өлешен каплауга республика бюджетыннан 215,6 млн сум бүлеп бирелде.

Районнар "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасында актив катнашөп килә. Узган ел аны гамәлгә ашыруга 1,9 млрд сум бүлеп бирелгән иде. Агымдагы елда 1,6 млрд сум бүлеп бирү каралган.

Фикер алышуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, парламент комитеты җитәкчесе Азат Хамаев, депутатлар Таһир Һадиев, Марсель Мингалимов, Марат Галиев, Комитет каршындагы Эксперт советы әгъзалары Елена Минакова һәм Мөнир Гафиятуллин катнаштылар.

Аерым алганда, Марсель Мингалимов умартачылык тармагының торышы белән кызыксынды.

Министр умарталыклардагы проблемаларга карамастан, сектор ышанычлы рәвештә үсә, дип билгеләп үтте. Умартачылар грантлар алу өчен конкурсларда актив катнаша, нәтиҗәдә умартачылар оялар яңартуга 7 млн сумга якын акча кулланган.

Депутат Марат Галиев һәм КФУ доценты Елена Минакова кырларны ашламалау өчен тизәк эшкәртүнең һәм куллануның заманча технологияләрен активрак кертергә тәкъдим иттеләр.

Иҗтимагый палата әгъзасы Мөнир Гафиятуллин республиканың азык-төлек белән тәэмин итү бурычларын үтәү кысаларында бакчачылыкны үстерү перспективаларына игътибар юнәлтте.

Фикер алышуга йомгак ясап, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов министрлыкка, авыл хезмәтчәннәренә һәм республика агросәнәгать комплексының барлык хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. "Без һәрвакыт мондый нәтиҗәләр турында хыяллана идек, - диде ул. - Мондый нәтиҗәләргә беренче тапкыр ирештек - 5 млн тоннадан артык бөртеклеләр җыелган! Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме беренче тапкыр 300 млрд сумнан артып китте, республика икътисадында авыл хуҗалыгы өлеше 8 процентка җитте! Болар барысы да - министрлык тарафыннан тармакны оста оештыру, авыл кешеләренең, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләренең, эшмәкәрләрнең һәм эшкәртүчеләрнең зур хезмәте нәтиҗәсе. Безнең республика быел да ирешелгән уңышларны саклап калыр дип ышанабыз".

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International