Парламентта дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен дәрес узды

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе, 11:10

Бүген Дәүләт Советының Кече залында республика министрлыклары һәм ведомстволарыннан, муниципалитетлар аппаратларыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен "Яшь хезмәткәр мәктәбе" программасы буенча Казан университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә квалификация күтәрү курсларын узучылар өчен  дәрес булды. ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина курсларга килүчеләргә республика парламентының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеге турында сөйләде.

Чыгышында Дәүләт Советы Секретаре дәүләт хезмәткәрләренең үз бурычларын тайпылышсыз үтәвенең һәм аларга җәмгыять тарафыннан ышанычның мөһимлегенә игътибарны юнәлтте. Семинарда катнашучыларга булган таләпләрнең берсе дип ул гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эзлекле рәвештә эш алып баруны атады. "Дәүләт Советына елына 15-17 мең тирәсе мөрәҗәгать килә, - диде Лилия Маврина, - һәм аларның берсе дә җавапсыз калмый. Гражданнарга аларның проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтү сезнең эшегезнең нигезе булырга тиеш".

Лилия Маврина шулай ук республика парламентының закон әзерләү һәм кабул итү эшчәнлеге, сайлау округларында депутатлар эше, Дәүләт Советы һәм аның комитетлары, комиссияләр, фракцияләр һәм депутат берләшмәләре составы турында сөйләде.

Очрашудан соң курсларга йөрүчеләр өчен парламент үзәге буенча экскурсия оештырылды, алар Дәүләт Советының утырышлар залында, китапханәдә, Татарстан парламентаризмы тарихы музеенда булдылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International