Җир кишәрлегенә хокукны билгеләү нәтиҗәләрен массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгару таләбе билгеләнә

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе, 11:07

Дәүләт Советы «Татарстан Республикасы Җир кодексының 2 һәм 45 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проектын карады.

Экология, җир ресурслары, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев закон проектын тәкъдим итеп, «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр әйләнеше турында» Федераль законга үзгәрешләр кертелүен һәм аның нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән булган җир кишәрлегендәге өлешләрнең күләмен билгеләүне раслау турындагы карарны җирлекнең, муниципаль округның яисә шәһәр округының җирле үзидарә органы тарафыннан бастырып чыгару таләбе билгеләнүен әйтте.

Комитет Татарстан Республикасы Җир кодексының 45 статьясында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир кишәрлекләре әйләнешенә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән булган җир кишәрлекләренә гомуми милек хокукындагы өлешләр әйләнешенә бәйле хәбәрләрне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгели торган массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгару очраклары саналган федераль законнарның әлеге үзгәрешен чагылдырырга тәкъдим итә.

"Шулай ук закон проекты белән җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә ТР Дәүләт Советының вәкаләтләрен билгеләүче ТР Җир кодексының 2 маддәсе нигезләмәләрен актуальләштерергә тәкъдим ителә", - диде Азат Хамаев.

Дәүләт Советы закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International