Иннополиста пилотсыз очкычлар өчен эксперименталь хокукый режим билгеләнә

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе, 12:01

Бүген Дәүләт Советы республика Хөкүмәтенең Иннополис шәһәрендә пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү буенча цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим билгеләү мөмкинлеге турындагы мөрәҗәгатен хуплады. Парламент утырышы башланыр алдыннан мәсьәлә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты депутатлары, ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалиев катнашында каралды.

Хөкүмәт мөрәҗәгате турында мәгълүматны Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин тәкъдим итте. Ул искә төшергәнчә, 2022 елда Иннополис шәһәре территориясендә Россия Хөкүмәте карары белән югары автоматлаштырылган транспорт чаралары өчен 1 һәм 2 категорияле эксперименталь хокукый режим (ЭПР) билгеләнде. "Бу без хуплаган "Яндекс" компаниясе инициативасы иде, - диде депутат. - Бүген Иннополис шәһәрендә пилотсыз авиация системаларын киң куллану технологияләрен сынау өчен махсус пилот зонасы урнаштыру буенча Пилотсыз транспорт чаралары хәрәкәтен оештыру үзәгенең тагын бер инициативасы тәкъдим ителде".

Александр Тыгин әйтүенчә, илдә Томск өлкәсендә, Камчатка краенда, Ханты-Мансийск, Чукотка һәм Ямал-Ненец автономияле округларында эксперименталь хокукый режим булдырылган һәм алар эшли. Аларда эксперимент 10 кг нан 100 км ераклыктагы һәм аннан да артыграк ераклыктагы пилотсыз һава суднолары тарафыннан йөкләр китерү белән уза.

Иннополис территориясендә тәкъдим ителә торган эксперимент Иннополис мэриясе һәм башка заказчылар мәнфәгатьләрендә авиация эшләрен башкару һәм йөкләрне ташу өчен максималь очыш массасы 30 килограммнан да ким булган пилотсыз аппаратлар куллануны күздә тота.

Депутат ассызыклаганча, хәзерге шартларда пилотсыз аэрологистика инновацион үсешнең иң перспективалы юнәлешләренең берсенә әверелә. Әмма технологик һәм норматив характердагы хәл ителмәгән мәсьәләләр булу әлеге цифрлы хезмәтләр базарының динамик үсешен тоткарлый. Конкрет территорияләрдә экспериментларсыз әлеге өлкәне җайга салуга өстенлекле технологияләр һәм норматив алымнар эшләү мөмкин түгел.

Эксперименталь мәйданчыкны билгеләү турындагы карар, закон чыгару органы позициясен исәпкә алып, субъектның югары башкарма органы бәяләмәсе нигезендә Россия Хөкүмәте тарафыннан кабул ителә, дип хәбәр итеп, Александр Тыгин әлеге инициативалы тәкъдимне хупларга киңәш итте.

Дәүләт Советы тиешле карар кабул итте.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International