Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Төркия халкының кайгысын уртаклаша

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе, 11:19

Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары Альберт Хәбибуллин, Ринат Гайзатуллин һәм Римма Ратникова Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгында булдылар, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм бөтен депутатлар корпусы исеменнән күп санлы корбаннарга китергән куркыныч җир тетрәү уңаеннан кайгы уртаклашу китабында язма калдырдылар. 

"6 февральдә Төркиядә һәм Сүриядә булган көчле җир тетрәүләр турында ишеткәч йөрәкләребез тетрәнде, - дип яздылар парламентарийлар кайгы уртаклашу китабында. - Без тугандаш төрек халкы белән бергә әлеге фаҗига нәтиҗәсендә меңләгән кешенең һәлак булуы,  дистәләгән мең кешенең зыян күрүе уңаеннан бик тә кайгырабыз. Һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз, зыян күрүчеләрнең барысына да тизрәк савыгырга язсын дигән теләкләребезне  җиткерүегезне сорыйбыз».

Парламентның Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, татарстанлылар, бөтен Россия халкы кебек үк, Төркия халкына һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәк. "Безнең халыклар тарихи яктан тыгыз бәйләнгән, - диде ул. - Бу фаҗигале көннәрдә безнең тугандаш мөнәсәбәтләрнең ныклыгы тагын да ачыграк чагыла".

Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова әйтүенчә, бөтен республика буенча Төркиядә зыян күрүчеләргә ярдәм җыю пунктлары оештырылган. "Кызганычка каршы, беркем дә табигый бәла-казалардан котыла алмый, шуңа күрә безнең бурычыбыз - мондый кайгыда бер-беребезгә ярдәм итү", - диде ул.

Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан үз чиратында Татарстан Республикасы парламентына Төркия халкы өчен авыр көннәрдә күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. "Бүген Татарстан җитәкчелеге һәм халкы безнең белән бергә икәнлеген тоеп торабыз, ихлас рәхмәт, - диде ул Татарстан парламентарийларына. - Без һәлакәт нәтиҗәләрен бергәләп җиңәрбез дип ышанабыз".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International