Казанга Минск өлкәсе депутатлар Советы делегациясе килде

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе, 15:21

Бүген Казанга эш сәфәре белән Минск өлкәсе депутатлар Советы рәисе Наталья Якубицкая җитәкчелегендәге делегация килде.

Беларусь Республикасы башкаласы парламент делегациясенең Татарстанга сәфәре 2022 елның 1 июлендә имзаланган Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Минск өлкә депутатлар Советы белән хезмәттәшлеге турында Гродно килешүе кысаларында планлаштырылган иде.

Делегациянең өч көнлек визиты программасында республиканың икътисадый потенциалы һәм агросәнәгать секторы белән танышу, эшлекле сөйләшүләр, Татарстан Халыклары дуслыгы йортында белорусларның «Спадчына» иҗтимагый оешмасы активы белән очрашу һәм башка чаралар бар.

Иртәгә кунаклар белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашачак.

Делегация составында Казанга шулай ук Минск өлкә Советы депутатлары Дмитрий Давыдов, Татьяна Ярота һәм Виктор Чеботарь килделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International