Профильле комитет утырышында инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре каралды

2023 елның 14 феврале, сишәмбе, 13:21

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында тышкы икътисадый эшчәнлекнең яңа шартларында республикага инвестицияләр җәлеп итү чаралары турында сүз барды.  Моннан тыш, депутатлар эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, инвестиция эшчәнлеге турында һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына экспертиза турында республика законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары буенча фикер алыштылар, шулай ук кайбер федераль закон проектларын карадылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

 «Инвестицияләрне җәлеп итү 2030 елга кадәр илнең үсеш максатларының төп күрсәткечләренең берсе булып тора», - дип басым ясады Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин, утырышны ачып. 

Профильле комитет рәисе шулай ук инвестицион эшчәнлек өлкәсендә узган елның кайбер нәтиҗәләрен билгеләде. Узган елның 9 аенда республикада төп капиталга инвестицияләр үсеше 6 % чамасы тәшкил иткән. Төп капиталга инвестицияләр (бюджет акчаларын исәпкә алмыйча) 451 млрд. сум тәшкил иткән. Бер елга фараз - 700 млрд. сумнан артыграк бюджеттан тыш инвестицияләр кертү. Төп капиталга инвестицияләрнең гомуми бәясе 850 млрд. сум тәшкил итә.

Узган ел Татарстан Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында икенче урынны саклап калды. 2022 елның 9 аенда кергән инвестицияләр күләме буенча республика 6 урында тора. "Шәхси инвестицияләр ярдәмендә яңа эш урыннары барлыкка килде, – дип белдерде Лотфулла Шәфигуллин, – бүген республикада шәхси капитал белән 497 проект гамәлгә ашырыла".

Лотфулла Шәфигуллин әйтүенчә, тышкы икътисадый эшчәнлекнең яңа шартлары инвестицияләр җәлеп итү процессына шактый төзәтмәләр кертә. "Авырлыклар, һичшиксез, бар, – диде ул, – бу базарда уенчыларны алыштыру, элемтәләрне җимерү, таможня һәм логистик кыенлыклар, валюта чикләүләре".

Республикада инвестицияләр җәлеп итү буенча күрелә торган чаралар турында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җентекләп сөйләде.

«Без республика икътисадына хосусый инвестицияләрнең, шәхси капиталның артуын күзәтәбез, – дип ассызыклады Талия Миңнуллина, – Татарстан елдан-ел инвестицион эшчәнлекнең илкүләм рейтингларында үз позицияләрен тота».

Республикада гамәлгә ашырыла торган эре проектлар арасында Агентлык җитәкчесе пластмассалар (Яр Чаллыда «ДАВН» ҖЧҖ), тимер-бетон эшләнмәләр («КОГЕН КАЗАНЬ» ҖЧҖ) производстволарын әйтеп үтте.

Талия Миңнуллина билгеләп үткәнчә, республиканың Җир кодексына ял итү һәм тернәкләндерү проектлары (глэмпинглар, сәламәтләндерү лагерьлары) өчен җир кишәрлекләрен сатулашусыз бирү турында үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә узган ел гына да республикада 3,3 млрд. сумга 11 яңа объект гамәлгә ашырылган.

Талия Миңнуллина дәүләти-хосусый партнерлыкны үстерү мәсьәләләренә аерым тукталды. Татарстан дәүләти-хосусый партнерлык буенча гомумроссия рейтингында 6 нчы урынны алып тора. Хәзерге вакытта 91 млрд. сумлык 128 килешү гамәлдә.

Узган ел республикада берничә принципиаль яңа концессия килешүләре төзелде, аерым алганда, сүз «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлын «Шәле - Баулы» түләүле юлы составында төзү һәм эксплуатацияләү, шулай ук Казанда, Яр Чаллыда һәм Арча районы Түбән Мәтәскә авылында өч гомуми белем бирү мәктәбе төзү турында бара. Бу очракта акчалар федераль бюджеттан кире кайтарыла.

Инвестиция проектларын үстерүдә проблемалар да аз түгел. Талия Миңнуллина әйтүенчә, бизнеска басым ясау фактлары да бар, мәсәлән, салым органнары ягыннан. Күп кенә сораулар бизнеска бирү өчен еш кына бер категориядән икенчесенә күчерергә кирәк булган җир кишәрлекләрен бүлеп бирү белән бәйле. Ә бу процесс тиз генә башкарылмый.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2022 елда Россия Федерациясендә җир мөнәсәбәтләрен җайга салу үзенчәлекләре турында» карары белән объектларны урнаштыру яки масштаблы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәк булса, дәүләт һәм муниципаль участокларны хосусый җиргә алмашу рөхсәт ителә. Әмма, Талия Миңнуллина әйтүенчә, республикада бу механизм әлегә эшләми, чөнки тәртип билгеләнмәгән.

Бүген Комитет утырышында эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды. Әлеге законга үзгәрешләр кертү аны актуальләштерү һәм хокукый нормаларны республика һәм федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле.

Аерым алганда, федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе субъектларындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләргә эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының шикаятьләрен карау кысаларында сак астында тоту урыннарында һәм җинаять җәзаларын мәҗбүри эшләр, кулга алу, иректән мәхрүм итү рәвешендә үтәүче учреждениеләрдә махсус рөхсәттән башка булу хокукы бирелә. Тиешле үзгәрешләр вәкаләтле вәкилнең төп хокуклары беркетелгән республика законы маддәсенә дә кертелә.

Шулай ук, Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында закон кабул ителүгә бәйле рәвештә, закон проекты белән Татарстан Республикасында эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасының югары вазыйфаи заты вазыйфаларына үзгәрешләр кертү каралган.

Бүген профильле комитет утырышында каралган инвестиция эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә эшләнгән.

Депутат Марат Галиев, закон проектын тәкъдим итеп, федераль закон чыгаручы тарафыннан капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру турындагы килешүләр кысаларында гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектларына дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү шартлары төгәлләштерелде, дип билгеләп үтте. Закон проекты тарафыннан республика канунына да шундый ук үзгәрешләр кертелә.

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзалары дарулар әйләнеше турында һәм эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турында федераль законнарга үзгәрешләр кертү хакында закон проектын хуплады. Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, закон проекты белән дару препаратларын җитештерү һәм аларның әйләнеше күләме  халыкара патенты булмаган "Этанол" матдәсен исәпкә алу белән җайга салына.

"Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт мәгълүматлары буенча, "Этанол" халыкара патентлы булмаган атамалы спиртлы дару препаратларының шактый өлеше легаль булмаган әйләнешкә эләгә һәм суррогат алкоголь продукциясен җитештерү өчен чимал сыйфатында кулланыла, - дип ассызыклады Ринат Гайзатуллин, - узган ел күрсәтелгән дару препаратларын полиция тарафыннан табу һәм алу очраклары ешайды һәм бер үк вакытта "Интернет" челтәрендә "Этанол" дару препаратларын сату буенча тәкъдимнәр артуы теркәлә.

Шул ук вакытта, депутат әйтүенчә, әгәр дә этил спиртының фармацевтика субстанциясен җитештерү һәм аларның әйләнешенә карата аның тулысынча күзәтелүен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә торган контроль һәм чикләүнең нәтиҗәле чаралары гамәлдә булса, спиртлы дару препаратлары җитештерелгән һәм әйләнешкә кергән очракта, бары тик мәҗбүри маркировка гына гамәлдә.

«Күрсәтелгән үзгәрешләрне кертү спиртлы дару препаратларының һәр берәмлегенең әйләнешен икенчел (кулланучылар) төргәккә бәйсез рәвештә күзәтергә мөмкинлек бирәчәк», - дип саный Ринат Гайзатуллин.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International